Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

ЯҢА БИЛГЕЛӘНЕШЛӘР

Питрәчлеләргә яңа җитәкчеләрне тәкъдим итәбез

Питрәч районының яшьләр эшләре бүлеге башлыгы вазыйфасына Галләмова Екатерина Петровна билгеләнде. Ул 1989 елның 7 мартында Ленино-Кокушкино авылында туа. 2011 елда А. Н.Туполев исемендәге Казан Дәүләт техник университетын тәмамлаган, оешма менеджеры белгечлеге алган. 2012 елда Питрәчкә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең баш белгече булып эшкә урнаша. Бераз соңрак «Питрәч-Арена» боз сараеның өлкән администраторы һәм методисты вазыйфасында эшли. 2013 елдан 2019 елга кадәр Яшьләр үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы була. 2019 елда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе итеп билгеләнә.

 

Питрәч районында спорт һәм туризм бүлеге башлыгы итеп Дронов Геннадий Геннадиевич билгеләнде. Геннадий Дронов 1976 елның 12 сентябрендә Кранодар краенда туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Ростов ракета гаскәрләре югары хәрби команда-инженер училищесында белем ала. 1999 елдан 2018 елга кадәр Новосибирск шәһәренең хәрби частендә өлкән офицер (майор) исемендә хезмәт итә.
2019 елда гаиләсе белән Питрәчкә күчеп килә. Кыска вакыт мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса