Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгынчылар һәрвакыт уяу

Быел Россия янгын сагы оешуга 365 ел тула. 1649 елның 30 апрелендә рус патшасы Алексей Михайлович "Наказ о Градском благочинии" документын имзалый. Әлеге наказ белән Мәскәүдә беренче тапкыр рус дәүләтендә даими, тәүлек буе янгын күзәтчелеге хезмәте эшли башлый. Россия Федерациясе Президенты 30 апрельдә янгын хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән...

Питрәч районы янгын часте 1930 елда төзелә. 49 нчы янгын частеның беренче башлыгы Василий Федорович Логинов була. Совет урамындагы элекке агач чиркәүдә 2 ат, 300 литрлы агач кисмәк һәм арбада янгын насосы була. Беренче елда тагын 4 ат, 900 литрлы 2 савыт алына. 4 җигүле ат белән йөриләр. Тәүлек буе кизү тору оештырыла, сменалап 4 кеше кизү торган.
Узган гасырның 60 нчы еллар урталарында ТАССР янгын сагы идарәсеннән беренче янгын машинасы кайта.
1997 елның июнендә яңа, заманча эш башлана.
- Бездә хәрбиләштерелгән янгын сагы, - ди Питрәч гарнизоны башлыгы, эчке хезмәт майоры Владимир Волков. - Безнең гарнизонда 76 кеше хезмәт куя. Алар Питрәч, Шәле, Ленино-Кокушкино һәм Пановка бүлекчәләрендә эшли. Шулай ук һәр авыл җирлегендә ирекле янгын сагы оештырылган, алар янгын сүндерүдә зур ярдәм итә. Татар Казысы, Янсуар, Шәле һәм Пановка авыл җирлекләрендә эш яхшы оештырылган. Питрәч янгын частенда 40 кеше эшли, бу 7-8 кизү торучыдан торган 4 сак хезмәте, алар арасында диспетчер, сак башлыгы, командир, 2шәр шофер һәм янгын сүндерүче бар. Без өйрәнүләрне даими үткәрәбез, осталыкларыбызны шомартабыз.
Дүртенче сак башлыгы Валерий Федотов Питрәч янгын частена 1995 елның августында армия хезмәтеннән соң килә. Башта - янгын сүндерүче, аннары бүлек командиры, ә инде 2001 елдан сак башлыгы була.
- Безнең сменада минем белән 8 кеше эшли, - ди Валерий Федотов. - Бүлек командиры - Геннадий Романов, Ринат Ибраһимов белән Владимир Мишагин - янгынчылар, Ришат Гыйниятов, Юрий Матвеев - шоферлар. Шәүкәт Абдуллин - диспетчер. Алар теләсә кайсы вакытта янгын сүндерергә әзер. Күптән түгел генә төнге сәгать 3 тулып 30 минутта Нырсуардан торак йорт яну турында чылтыратып хәбәр иттеләр. Безнең янгынчылар вакытында килеп өлгерде. Ринат Ибраһимов, Владимир Мишагин йортка кереп, янгынны сүндерде. Шулай итеп йортны саклап калдылар, ялкынның таралуына юл куелмады.
Янгын сүндерүчеләр Ринат Ибраһимов һәм Владимир Мишагин монда армиядән соң эшкә киләләр: Ринат - 1997 елда, Владимир - 2000 елда.
- Эшләү дәверендә төрле хәлләргә юлыгасың, янгын сүндерү һәрвакыт куркыныч. Янгын беркемне дә кызганып тормый, шуңа күрә без район халкын ут белән сак эш итәргә чакырабыз. Безгә янгын сүндерүдән тыш коткаручы вазифасы да йөкләнгән.
4 ел элек сигез һәм ун яшьлек малайларны коткарып калдык. Аларны Кощак буасында боз алып китә. Бәхеткә, без аларның гомерләрен саклап кала алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса