Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына...

Таш һәйкәлләр балкый эчтән генә, Җырлый алар акыртын гына. Һәйкәлләргә килик! Гөлләр куйыйк! Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына! Руфинә ГАЛИАСКАРОВА, Чыты урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.


Һәйкәлләр... Кемнәр тарафыннан барлыкка китерелгән? Үзенең таш стеналарында нинди вакыйгаларның эзләрен калдырган?
Һәйкәл - әби-бабаларыбыз вакытыннан калган олы бер мирас. Ул, без дөньяга килгәнче, бик күп еллар буе җил-давылга, кар-буранга, салкынга түзгән һәм безнең илдә сугышлар барган вакытта авыл халкының авыр кыерсытуларга, авыр тормышка бирешмичә, алга атлавын күргән. Шушы авыр сынаулар аша узган халыкның күз яшьләре яу кырында ятып калган күп кенә батырларның каннарын һәм бөек исемнәрен үз стеналарына уеп язып калдырган халыкның бердәмлеге һәм туган ягына булган олы мәхәббәте, үз иле өчен гомерен дә кызганмаган батырлыгы һәм күпме кирәксезгә коелган кан, күз яшьләре һәйкәл булып калкып чыккан.
Халыкара һәйкәлләрне саклау көнендә без, кулларына корал алып, туган илебезне саклаган бабаларыбызның исем-рухларын саклаучы һәйкәл янына мәктәп белән җыелдык. Тарих укытучысы Гөлнара Габдулла кызы Халыкара һәйкәлләр көне турында сөйләде. Аннары һәйкәл тирәсе һәрдаим җыештырылып торса да, яңадан һәйкәл тирәсен тәртипкә китердек.
Минемчә, барлык адәм баласы шушы истәлекне - үткән тарихыбызның эзләре һәм бердәнбер ядкәре булган һәйкәлләрне сакларга һәм аларны җимерелүләрдән, чүп-чар белән капланудан, чит-ят куллардан якларга тиеш. Бу бит безнең тормышыбызның үткәне һәм киләчәк буын өчен олы мирас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса