Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Журналларда һәм кухняда кагыйдә бозулар ачыкланды

Район прокуроры Алмаз Әхмәтшин мәгълүматы буенча, Питрәч районы прокуратурасы Роспотребнадзор идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районы территориаль бүлекләре белгечләре белән бергә тикшерү үткәреп, район балаларны савыктыру лагерьләрендә санитар-эпидемиологик кагыйдә бозуларны ачыклаган.

Тикшерү нәтиҗәсендә, районның җиде мәгариф учреждениесендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турындагы федераль законны бозу очраклары ачыкланган.

Аерым алганда, аерым мәгариф учреждениеләрендә балаларны ашату расланган менюны бозу рәвешендә гамәлгә ашырылган, тыелган ашамлыкларга рөхсәт бирелгән, туклану продуктларына килгәндә, аларда эчәк авыруларын китереп чыгара торган бактерияләр барлыгы ачыкланган. Моннан тыш, кул юу краннары эшләмәгән, продукциянең маркалы ярлыклары гамәлгә ашыру төгәлләнгәнче сакланмаган, балаларны педикулезга тикшерү көн саен үткәрелмәгән, балаларның туклану рационын контрольдә тоту исемлекләре тутырылмаган. Документларны тутыруда да кагыйдә бозулар ачыкланган, журналларның бер өлеше (бракераж журналлары һәм башка документлар) хәтта бөтенләй булмаган, шулай ук тәүлеклек сынаулар тулы күләмдә сайланмаганнар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура тарафыннан федераль законны бозуларны бетерү һәм җиде мәгариф учреждение директорларын дисциплинар җаваплылыкка тарту турында тәкъдим кертелгән.

"Акчарлак" балалар савыктыру лагерен тикшерүне үткәрү барышында суыткыч җиһазларының тотрыклы рәвештә эшләмәү факты билгеләнгән, азык-төлек тозын саклау шартларында кагыйдә бозу һәм тозның туклану продуктлары куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәве ачыкланган. Шулай ук лагерьдә ватык савыт-сабалар кулланылган. Монда, берничә мәктәпкәчә лагерьләрдә кебек үк, тәүлеклек сынаулар тулы күләмдә сайланмаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура тарафыннан федераль законны бозуларны бетерү һәм җиде мәгариф учреждение директорларын дисциплинар җаваплылыкка тарту турында тәкъдим кертелгән.

Хәзерге вакытта прокурор актлары карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса