Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Балаларны рәсемнәр конкурсында катнашырга чакыралар

«Мин исәпкә алу рәсемен ясыйм» конкурсы башланды

 7 яшьтән  12 яшькә кадәрге балаларны рәсемнәр конкурсында катнашырга чакыралар.
Балаларга рәсемнәрдә үз илләрен һәм анда Бөтенроссия халык санын алуның ничек узуын күрсәтергә кирәк булачак. Мәсәлән, халык санын алу вакытында үз гаиләңне яки өйләр буенча йөрүче исәпкә алучыларны сурәтләргә була. Шулай ук үз районыңны, бистәләрне, тирә-юньне, яраткан истәлекле урыннарны һәм халык санын алу эмблемасын ясарга мөмкин. Рәсем кәгазьдә төсле буяулар яки карандашлар белән ясалырга тиеш.

Катнашучылар конкурс эшен  инстаграмда  2021 елның 1 мартына кадәр, Бөтенроссия халык санын алу аккаунты тамгасы һәм #ярисуюперепись  хэштегы белән урнаштырырга кирәк. Җиңүчеләр ике этапта сайланачак: башта «лайклар» ярдәмендә, ә аннары жюри ярдәмендә.

Конкурс нәтиҗәләре Бөтенроссия халык санын алу сайтларында, шулай ук аның рәсми битләрендә һәм социаль челтәрләрдә басылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса