Питрәчтә ике машина йөртүчегә исерек килеш руль артына утырган өчен штраф салганнар
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчтә ике машина йөртүчегә исерек килеш руль артына утырган өчен штраф салганнар

Юл хәрәкәте иминлеге район комиссиясе мәгълүматы буенча

Питрәч районы җәмәгать судьясы административ хокук бозулар турындагы ике эшне карады.

26 октябрьдә И.И. Шәриповка карата эш каралды. Протокол нигезендә, 31 августта 00:45 сәгатьтә Көек авылындагы йорты янында ул исерек хәлдә Kia Rio автомобилен йөрткән. Суд утырышына ир-ат килмәгән, ләкин гаебен таныган.

Шулай ук  Югары Ослан районында яшәүче Д.Р. Асадулинга карата эш каралды. Протокол нигезендә, 26 августта 09:20 сәгатьтә М-7 «Волга» автоюлының 857 км на ул исерек хәлдә Toyota автомобиле белән идарә иткән. Ир-ат утырышка шулай ук килмәгән, гаебен таныган.

Аларның икесенә дә 45 000 сум штраф һәм 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.


БДД