Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Акчаны вакытында бирделәр

Соңгы ярты елда балалар бакчасы өчен түләүнең артуы турында еш телгә алалар. Күп кенә ата-аналар өчен бу көтелмәгән хәл булды. Бүгенге көндә өстәмә компенсациягә документлар җыйган ата-аналар балалар бакчасына түләгән өчен компенсация алдылар. Узган елның октябрь аеннан районда 606 гаилә балалар бакчасы өчен ата-ана түләвеннән өстәмә компенсация алуга гариза тапшырды....


Соңгы ярты елда балалар бакчасы өчен түләүнең артуы турында еш телгә алалар. Күп кенә ата-аналар өчен бу көтелмәгән хәл булды. Бүгенге көндә өстәмә компенсациягә документлар җыйган ата-аналар балалар бакчасына түләгән өчен компенсация алдылар.
Узган елның октябрь аеннан районда 606 гаилә балалар бакчасы өчен ата-ана түләвеннән өстәмә компенсация алуга гариза тапшырды. Бу турыда район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина хәбәр итте.
Агымдагы ел башыннан балалы гаиләләрне социаль яклау максатыннан Татарстан Республикасында балалар бакчасына ата-ана түләвеннән өстәмә компенсация рәвешендә адреслы социаль яклау чарасы кертелде. Өстәмә компенсация айга җан башына керем 20 мең сумнан артмаган гаиләләргә бирелә. Баерак гаиләләргә әлеге субсидия тиеш түгел. Аны алу өчен социаль яклау идарәсенә балалар бакчасы белән килешү, балаларның туу турындагы таныклыклары, гаилә әгъзаларының 3 айга кереме турында белешмә кәгазе тапшырыга кирәк. Ярты ел саен белешмә кәгазьләре яңартылырга тиеш.
Эльгиза Магомедовна әйтүенчә, өстәмә компенсация алу өчен документлар тапшыруның икенче этабы 1 июньнән башлана. Әлегә өстәмә компенсация алырга хокуклы, әмма әлегә кадәр документлар тапшырмаган ата-аналар, ягъни яңа гына килеп урнашканнар, төрле вакытта халыкны социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.
Субсидия алган ата-аналар бу турыда нәрсә уйлый:
Нурия: "Минем икенче балам "Айгөл" балалар бакчасына йөри. Барлык документларны ел ахырында ук җыеп тапшырдым. 1200 сумнан артык компенсация алдым. Бу - федераль һәм региональ компенсацияләр. Балалар бакчасына якынча 800 сум түләгән булып чыгам. Бу бик яхшы".
Лилия: "Минем кызым "Каенкай" балалар бакчасына йөри. Әзерлек төркеменә йөргәнлектән, түләү акчасы артуга борчылмадым. Шулай да документлар җыеп тапшырдым. Февраль ахырында 800 сумга якын компенсация алдым. Бу федераль һәм региональ компенсацияләр. Мин балалар бакчасы өчен узган елгы кебек үк - 1200 сум түләгән булып чыгам. Бу бер дә начар түгел".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса