Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гармун моңы өзә үзәкне

Гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге XIII республика смотр-бәйгесенең зона турында Питрәч артистлары да катнашты һәм уңышларга иреште.

Зона этабында Лаеш, Зеленодол, Балык Бистәсе, Теләче районнары һәм безнең Питрәч районы вәкилләре катнашты. Болар, аерым алганда, Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбе укучылары, Альберт Хаммадиев, Татар Тау Иленнән Тәлгать Мостафин, Раил Шәймәрданов, Рәнис Сөнгатуллиннан торган тальянчылар ансамбле, Пимәрдән Салават Идрисов, Рәлис Галәвиевлар (җитәкчеләре Рашат Галәвиев), шулай ук "Пимәр тальянчылары" ансамбле. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Безнең район гармунчылары Лаеш мәдәният йорты сәхнәсендә үзләрен ышанычлы тотты, бик яхшы уйнады. Шуның нәтиҗәсе буларак, бәйге Дипломнары белән билгеләп үтелделәр.
Җюри әгъзаларының Альберт Хаммадиевны артистизм өчен аеруча билгеләп үтүе бигрәк тә күңелле. Ул әле саратов гармунын да бик яхшы тартты. Бу уен коралын өлкән гармунчылар да кыенлык белән үзләштерә. Шулай ук тальянчылар ансамбле җитәкчесе Рашат Галәвиевны халык традицияләрен саклап калуы өчен һәм балалар белән эшләвен билгеләп уздылар.
Хәзер без смотр-бәйгенең III йомгаклау турын көтеп яшибез. Ул май аенда Арчада узачак һәм Татарстан Республикасының иң яхшы гармунчылары катнашында зур концерт белән төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса