Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күңелгә якын “Питрәч таңнары”

"Питрәч таңнары" халык күңел ачу чарасы быел фольклор фестиваль сыйфатында узды. Монда Колай, Белкино, Шигали, Званка, Богородск, Пановка һәм Ленино-Кокушкино авыллары талантлары үз көчләрен күрсәтте.


Әлеге фестивальдә борынгы традицияләр һәм бүгенге көн мәдәнияте бик матур итеп үрелеп барды. Югарыда санап үткән коллективлар чыгышларында халык көйләренә дә, хәзерге заман эстрадасына да урын бирелде. Ярышларны яшьләр дә, өлкәнрәкләр дә, бала-чага да бик теләп, кызыксынып карады. Хәтта оныкларын җитәкләгән әби-сәбиләр дә күп күренде.
- Мин безнең "Питрәч таңнары"нда ансамбльләр генә түгел, ә урам командалары катнашып, ярышкан вакытларны да хәтерлим әле. Ул чагында, чыннан да, таңга кадәр таралышмыйлар иде, - дип сөйли Питрәчтә яшәүче Илмира ханым.
Ул сәхнә кырыенда тыз-быз чапкан, биеп торган балаларны күзәтә иде. бала-чага аның сөйләгәннәренә һич тә игътибар итмичә, артистлар янында тыпырдап бии иде. Аларның кыланышын карап торуы үзе бер тамаша иде. Әйе шул, балалар өчен мондый чаралар сөенеч инде ул, сүз дә юк. Алар сәхнәдә чыгыш ясаучыларның чәчәк кебек киемнәрен дә бик кызыксынып күзәтте, таучыкларда шуды, аттракционнарда катнашты, үзешчән артистларга кушылып, җырлап, биеп торды. Бөтен яктан чыңлап торган сабыйлар көлүеннән дә татлы нәрсә юк! Нәниләргә сәхнә буйлап атлап килүче сыер бигрәк тә ошады. Бу сыер Колайдан килгән иде. Аның чуар башын балалар аеруча яратты. Ул, һәммәсен дә көлдереп, бәйрәмнең иң истә кала торган җире булды.
Район мәдәният йорты алып баручылары шул арада тамашачыларга да, катнашучыларга да ял итәргә бирмичә, такмаклар бәйгесе башлап җибәрде. Аннары тизәйткечләр, әйтемнәр бәйгеләрендә көч сынаштылар. Тизәйткечләрне алып баручылар артыннан әйтеп баруы бик үк җиңел булмады. Иң тырышлар һәм үткеннәр шуның өчен бүләк тә алды.
Бу кичәгә кунак булып килгән "Җәүһәр" татар һәм "Калинушка" рус фольклор ансамбльләре чыгышлары ямь өстенә ямь өстәде. Барлык питрәчлеләр өчен соңыннан дәртле дискотека игълан ителде.
Шулай итеп "Питрәч таңнары" җырлы-биюле такмаклары, дәртле биюләре һәм дә бик күп уңай тәэсирләре белән тамашачыларга ял, алдагы эш атнасына көч бирде. Чөнки һәрбер чыгышта фестивальдә катнашучылар бөтен тырышлыкларын, талантларын биреп, килгәннәрне, абруйлы хөкемдарларны гаҗәпкә калдырырга теләп, бар белгәннәрен, осталыкларын күрсәтте. Һәрберсе туган илен, җирен мактады, табигать һәм бакча муллыкларын тәкъдим итте, күңелләренә якын кече ватаннары хөрмәтенә җырлар башкарды. Биредәге дустанә мөнәсәбәт һәрбер кешедә иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу, күңелле итеп ял итү булуына янә дә бер тапкыр ышаныч уятты.
Ә оештыручылар киләсе елларда әлеге бәйрәмнең дәвам итәчәген, аның тагын да баерак эчтәлекле, күбрәк кешеләр катнашында үтәчәген ышандырды, тагын да ныграк балкыячагын вәгъдә иттеләр.

Фольклор бәйрәме гран-приена Колайның "Рябинушка" коллективы лаек булды. 1 нче урынны Званкадан килгән халык талантлары алды. 2 нче урында Белкино коллективы, 3 нче урында Шигали коллективы. "Үзенчәлекле чыгыш өчен" дипломын Ленино-Кокушкино ансамбле алды. "Тапкырлык өчен" дипломы Богородскига китте, "Активлык өчен" дипломы белән Пановка ансамбле бүләкләнде. Званка коллективы тамашачылар яратуына лаек булды. Һәммә катнашучы коллективларга баллы призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса