Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кощакта калкулыкта халык күңел ачулары оештырылды

Сый-хөрмәтләре белән «Петровка» гастрономия фестиваленнән калышмады диярлек

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ» 

Авылда өченче тапкыр ел саен үткәрелә торган «Петровка» гаилә мәдәнияте фестивале узды. Бәйрәмне үткәрү өчен Президентның Мәдәни инициативалар фондыннан грант отканнар. Ул Питрәч чиркәү округы благочинные, гаилә мәсьәләләре буенча Епархия комиссиясе җитәкчесе иерей Ярослав Петрущенков тарафыннан үткәрелгән литургиядән башланды.

– Без бүген изге апостоллар Петр һәм Павел истәлегенә багышланган бәйрәмгә җыелдык. Аларны иман укып та искә алабыз. Бүген алар хөрмәтенә келәү үткәрелде. Гаилә елында без үзебездә, иң беренче чиратта, ватанпәрвәрлек, өмет һәм мәхәббәт кебек хисләрне тәрбияләргә тиеш. Әгәр хезмәттә дә, шатлыкта да, кайгыда да бердәм булсак, безне бернинди көч тә җиңә алмаячак, – дип халыкны сәламләде Ярослав Игоревич.

Программага чиркәү хорлары чыгышлары, фольклор ансамбльләр башкаруында борынгы җырлар кертелде, һөнәрләр ярминкәсе о ештырылды, анда кулдан эшләнгән әйберләрне карарга һәм сатып алырга яки мастер-классларда катнашырга мөмкин булды. Авыл бәйрәме республика дәрәҗәсен алды, чөнки анда районыбыз авыллары халкы гына түгел, тулаем Татарстанда яшәүчеләр дә катнашты. Саба районы балалар приюты үз тәрбияләнүчеләренең кул эшләрен: агач шкатулкалар, чүпрәктән тегелгән милли курчаклар тәкъдим итте. Түбән Новгород өлкәсе вәкилләре кулдан ясалган матрешкалар алып килгән. Көек авылыннан эшмәкәр Эльвира Хәбибуллина имбир прәннекләр тәкъдим итте.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ» 

– Бервакыт дустым миңа прәннектән ясалган өй фотосын күрсәтте. Мине бу кызыксындырды, үземне сынап карыйсым килде. Рецепт таптым, ингредиентлар сатып алдым да ясап карадым. Беренче тапкыр идеаль килеп чыкмады, ике-өч тапкыр әзерләп карадым. Һәр ясаган саен яхшырак килеп чыкты. Бу ноябрь ахырында булды, шуңа күрә яңа ел тематикасы белән прәннек ясау идеясе туды. Үз эшләремне уртак чатка җибәрдем һәм шунда ук заказлар килә башлады, – дип сөйләде үзмәшгуль.

Гадәти булмаган шөгыль белән ул инде җиде ел мавыга һәм моның белән яхшы гына акча эшли. Кунакларны төрле сыйлар белән сөендерделәр. Бер урында пешкән яшь бәрәңге белән тозланган кыяр һәм кәбестә тәкъдим иттеләр. Ерактарак зур казанда пылау пешә иде, ризыкның гомуми авырлыгы якынча 400 килограмм тәшкил итте, шулай ук 20 литрдан артык окрошка әзерләгәннәр иде. Самавырдан үлән чәе һәм квас эчерттеләр. Балалар өчен дә тәм-томнар бар иде – попкорн һәм татлы мамык, өстәвенә болар барысы да бушлай. Бәйрәмдә казанлылар да шактый иде, алар арасында Юлия һәм Всеволод Первухиннар бирегә дуслары чакыруы буенча килгәннәр.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ» 

– Мондый зур чара булыр дип көтмәгән идек. Барысы да шәп, гаҗәеп табигать, барысын да сатып аласы, күрәсе, фотога төшерәсе, бөтен җирдә буласы, музыка тыңлыйсы килә. Мине яшьләрнең күп булуы гаҗәпләндерде, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Юлия.

Бәйрәм авыл өчен әһәмиятле урында – Кощак тавында үткәрелә, аннан матур күл күренеп тора.

– Хәзерге вакытта без калкулыкта, монда элек алпавыт яшәгән, аның исеме Кощак булган. Бу аның җирләре булган, ә ерактарак бакчалары урнашкан, анда сирень үсә, – дип билгеләп үтте оештыручыларның берсе, җирле җәмәгатьче Олег Попков.

Чарада Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова, Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәис Сөләйманов, Казан рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская катнашты. Алар бу җирдә беренче мәртәбә булуларын һәм матур кояшлы көндә биредәге табигый истәлекле урынга соклануларын ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса