МАХ мессенджерында хәзер мәдәни чараларга билетлар сатып алырга мөмкин
Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен сөйлибез
РФ Мәдәният министрлыгы һәм Цифрлы үсеш министрлыгы МАХ мессенджерында чараларга билет эзләү хезмәтен эшләтеп җибәрде.
Илнең барлык төбәкләрендәге афишаны карарга, кинога, музейга, концертка яки күргәзмәгә билетларны «Дәүләт хезмәтләре. Мәдәният» мини-кушымтасы ярдәмендә сатып алырга була.
Билет алу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
- хезмәтне эшләтеп җибәрү,
- экранның аскы өлешендәге сул яктагы төймәгә басу,
- шәһәрне сайлау,
- чараны сайлау,
- оешманың сайтында билет сатып алуны төгәлләү.
Мини-кушымтаны сылтама буенча яки эзләүгә «мәдәният» сүзен язып табарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia