«Питрәч йолдызчыгы» конкурс-фестиваленең гала-концерты узды
Чара Халыклар бердәмлеге елына һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланды
Фото: © Маргарита Петрова / «Питрәч-информ»
Мәдәният сарае сәхнәсенә районның иң талантлы яшь артистлары чыкты. Алар тамашачыларны вокаль номерлары, халык мотивлары өстенлек иткән дәртле биюләре белән сөендерделәр һәм алдагы чыгышларны игълан итеп, үзләрен конферансье ролендә сынап карадылар. Яшь йолдызларга көч биреп торырга аларның төп тамашачылары – әниләре һәм әтиләре, әбиләре һәм бабалары килде. Балалар янында, әлбәттә, аларның остазлары да бар иде.
Катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, фестиваль күптән инде иң сәләтле һәм иҗади балаларны берләштерүче күркәм традициягә әверелде.
– Без балаларның сәхнәгә чыкканда онытылмаслык хискичерешләр һәм кыйммәтле тормыш тәҗрибәсе алуларын күрәбез. Бу характерны формалаштырырга һәм талантларны үстерергә ярдәм итә. Фестивальнең күп кенә элеккеге катнашучыларының үзләре дә укытучы, остаз булулары һәм яңа буын артистларны рухландырулары аеруча зур әһәмияткә ия, – дип ассызыклады Рәис Әхтәмович.
Яшь талантлар осталыклары белән генә түгел, сәхнә костюмнары белән дә балкып тордылар. Көек авылында яшәүче 9 яшьлек Полина Макарова, “Талисман” бию театрында катнашучылар кебек үк, татар халык костюмында сәхнәгә чыкты.
– Мин алты яшемнән биим. Миңа чыгыш ясау, кешеләргә елмаю, җиңү һәм һәрвакыт яхшыга омтылу ошый. Без инде Мәскәүгә һәм Питерга бардык, анда призлы урыннар алдык, – дип уртаклашты Полина.
Аның кулындагы кечкенә кыңгыраулар сәхнә образын төгәлли. “Талисман” коллективына ике ел ярым, анда алтыдан алып тугыз яшькә кадәр булган балалар бии. Репертуарда халык биюләре генә түгел, заманча биюләр дә бар, шул исәптән гимнастика һәм акробатика элементлары белән.
– Бездә “Русские матрешки” дигән рус биюе дә, казах биюе дә бар. Без бер юнәлеш белән генә чикләнмибез, – дип сөйли сәнгать җитәкчесе Ержан Камшибаев. – Халык биюе балаларны, аларның мәдәниятен һәм рухи дөньясын баета. Вакыт булганда, аларга костюмнар турында сөйлим, аермалыкларны аңлатам. Рус биюенә киңлек, татар биюенә күбрәк шаяру хас. Татар биюендә хәрәкәтләр йомшаграк, ә рус биюендә характерлырак.
8 яшьлек Мелания Савельева һәм аның сәхнәдәге дус кызлары стильле көмеш чалбар һәм жилеткалар кигән. Ул Кощак авылыннан “Смайлики” вокаль ансамблендә чыгыш ясый. Мелания, җырларга әнисе алып килүен, ә тора-бара бу аның яраткан шөгыленә әйләнүен әйтә.
– Үскәч, доктор булам, ләкин сәхнә миңа бик ошый. Безнең гаиләдә элек абый да җырлый иде, – ди кыз.
“Смайлик” вокалисткаларына җиде-тугыз яшь, алар конкурсларда актив катнаша. Күптән түгел коллектив “Сандугач-Соловей” Халыкара конкурсыннан беренче урын алып кайткан. Аларның репертуарында, нигездә, балалар эстрада җырлары.
– Без балалардан күп нәрсә таләп итәбез, әмма иң мөһиме – ярату һәм кайгырту. Балалар моны сизә, – ди Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган вокал буенча педагог Татьяна Дармограй. Кощак мәдәният йортында ул дүрт ел эшли.
Сәхнә артында аеруча дулкынлану хөкем сөрә иде. Ленино-Кокушкинодан Диана Мортазина аерым гына чыгыш ясаучы 4 яшьлек кызы Даринаны хупларга килгән. Кыз вокал белән бер елга якын шөгыльләнә.
– Ул җырга йөрергә үзе сорады, – ди әни кеше. – Олы кызым Аделина быел музыка мәктәбен тәмамлый. Кечесе аның юлыннан барырга булган, күрәсең. Балалар сәхнәдә булганда, мин зур горурлык кичерәм. Аларда иҗади сәләтләрен үстерүче педагогларыбыз булуга шатмын. Әгәр баланың теләге бар икән – акчасы да, вакыты да кызганыч түгел.
“Питрәч йолдызчыгы” фестиваль-конкурсы Халыклар бердәмлеге елына һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланды. Чара “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты таләпләренә җавап бирә.
Гала-концертта Питрәчтән “Бравые ребята” ансамблендә катнашучылар – Кәрим Габдуллатыйпов, Артур Золин һәм Данил Сабирҗанов аеруча игътибарга лаек булдылар. Нәкъ менә алар фестивальнең Гранпри ияләре булды. Трио “По долинам и по взгорьям” җырын башкарды.
Аларның репертуарында патриотлык чагыла: бу – Ватаныңа, үз мәдәниятеңә, туганнарыңа мәхәббәт. Алар бергәләп Питрәч балалар сәнгать мәктәбендә педагог Ринат Гыйләҗев җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Шул исәптән аерым да җырлыйлар. Коллективка биш-алты яшьтән килгәннәр: хәзер трионың иң кечесенә – 12, олысына 14 яшь.
– Малайлар чыннан да бик тырыш, лаеклы, даими шөгыльләнәләр. Алар музыкаль яктан бербөтен, чын трио кебек эшлиләр. Хәзер тулы көчкә “Созвездие-Йолдызлык” зона этабына әзерләнәбез. Быел алар бигрәк тә җиңәргә телиләр, “Без беренче урынны яуларга барабыз”, диләр, – ди җитәкче Ринат Гыйләҗев.
“Бравые ребята” “Питрәч йолдызчыгы”ның гына түгел, “Созвездие-Йолдызлык” республика фестиваленең дә күп тапкырлар җиңүчеләре. Узган елның җәендә алар Севастополь шәһәренә барганнар, анда “Артист-патриот” күкрәк билгеләре алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia