Үз программасын питрәчлеләр сентябрьнең соңгы атнасында тәкъдим итәчәк
ТР муниципаль районнары «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында мәдәни программа тәкъдим итәчәк.
Чара кунаклары һәр муниципалитетның уникаль мәдәни коды белән тарихи-мәдәни күргәзмәләр, иҗат коллективлары чыгышлары, туристлык маршрутлары, милли ашлар һәм халык сәнгать һөнәрләре презентацияләре аша таныша ала.
Үз программасын питрәчлеләр 26 сентябрьдә Казан шәһәрендә «Чулпан» мәдәни үзәгендә тәкъдим итәчәк.