Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Питрәч районында Якутия журналистлары булды

Алар Керәшен Сәрдәсе авылына килде

Саха (Якутия) Республикасыннан “Сахапечать” медиакомпаниясенең “Улус. Медиа” челтәр басмасы делегациясе керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәнияте һәм традицияләре белән танышу өчен безнең районга килде.

“Улус.Медиа” һәм “ТАТМЕДИА” медиахолдингы белән 2021 елда башланган хезмәттәшлек Татарстанга әлеге сәфәрне оештыру өчен нигез булды.

– Без башкала белән генә чикләнмибез, ә авылларда кешеләрнең ничек яшәвен, аларның көнкүрешен күрү өчен районнарга чыгабыз, – дип билгеләп үтте басманың шефредакторы Елизавета Васильева. – Безне һәркайда җылы кабул итәләр. Татарстанның, чыннан да, бик кунакчыл булуына инандык. Безнең республика да күпмилләтле: бездә якутлар, руслар, эвеннар, долганнар, татарлар һәм башка халыклар яши.

Программаның беренче пункты авыл мәдәният йорты булды. Әлеге учреждениенең төп горурлыгы – барлык буыннарны берләштергән өч үзенчәлекле фольклор ансамбле: “Чулпы”да өлкән яшьтәге кешеләр чыгыш ясый, “Сәяр” яшьләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә, ә “Елмай” яшь укучыларның талантларын ача.

Бизәкләп чигелгән яулыкларны һәм алъяпкычларны күреп, кунаклар керәшеннәрнең кул эшләренә булган мәхәббәтенә игътибар иттеләр.

Китапханәче Лидия Яковлева тамакса турында сөйләде:

– Бу бизәк аша борынгы заманнарда гаиләнең ни дәрәҗәдә хәлле булганын белергә мөмкин булган, чөнки аны ясаганда чын акчалар кулланылган. Өстәвенә, тамакса күздән саклау чарасы булып та хезмәт итә, – дип аңлатты ул.

“Улус.Медиа” баш мөхәррире урынбасары Зинаида Григорьева традицион костюмнарда һәм бизәнү әйберләрендә уртаклыкны билгеләп үтте, шул ук вакытта орнаментларның үзенчәлеген ассызыклады. Аннары кунаклар җирле музейга экскурсиягә киттеләр.

Фото, видео һәм текст материаллары циклы быел июньдә Якутиядә узачак федераль Сабантуйга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса