Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Питрәч районында “Пушкин картасы” буенча 842 чара уздырылган

Проектка районның барлык клуб учреждениеләре кушылды

Районның мәдәни тормышына федераль программа актив ярдәм итә. Узган елда Питрәч районы мәдәният учреждениеләре тарафыннан “Пушкин картасы” проекты кысаларында 842 чара оештырылган һәм үткәрелгән. Карта буенча сатылган билетларның гомуми саны 4000нән артык.

Проектка районның барлык клуб учреждениеләре, шулай ук Питрәч, Колай, Ленино-Кокушкино, Иске Шигали, Богородск һәм башка китапханәләр дә кушылды, барлыгы 16 китапханә.

Бу активлык гомумреспублика трендына туры килә. Татарстанда “Пушкин картасы"н 384 меңнән артык яшьләр рәсмиләштергән инде. 2025 елда республикада программада катнашучылар саны 19,7% ка артты, бу Татарстанга яшьләр арасында картадан файдаланучылар саны буенча Россиядә 2 нче урынны алырга мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса