Питрәч районында «Татар малае» һәм «Татар кызы» конкурсы җиңүчеләрен сайладылар
Бу – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында ел саен үткәрелә торган чара
Питрәч районы Шәле авылы мәдәният йортында район күләмендә “Татар малае-2026", "Татар кызчыгы-2026” бәйгеләре узды. Чарада район балалар бакчаларында тәрбияләнүче 10 малай һәм 14 кыз ярышты.

Катнашучылар үзләре белән таныштыргач, кызлар "Әбиемнең серле сандыгы" дип исемләнгән этапта үзләренең гаилә ядкәрләре турында сөйләделәр, малайлар халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре күренешләрен күрсәттеләр. Бәйгенең "Оста кулда һөнәр бар" дип исемләнгән өлешендә малайлар май канаты ясау осталыгында, ә кызларыбыз "Алтын куллар" этабында тасмага төймә тагып күрсәттеләр.

"Татар кызчыгы-2026" бәйгесе җиңүчеләре- "Әкият" 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Вафина Диләрә һәм Яңа Шигали авылы "Йолдызчыклар" балалар бакчасында тәрбияләнүче Вәлиева Зәринә, "Татар малае -2026" җиңүчеләре Шәле авылының "Тургай" балалар бакчасында тәрбияләнүче Миңнебаев Әскәр һәм Питрәч "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче Шакиров Ильяс ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia