Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Питрәчле күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Бүләкләү тантанасы «Каравон» Бөтенроссия фестивале кысаларында узды

Питрәч районыннан «Селяне» халык вокал-инструменталь ансамбле солисткасы Валентина Ямщиковага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе бирелде.  

Бүләкләү тантанасы Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» Бөтенроссия фестивале кысаларында узды. Халык традицияләренә һәм иҗатына багышланган чара бөтен Россиядән 200дән артык иҗат коллективын җыйды.

 

Ямщикованың шәхси бүләгеннән тыш, «Селяне» ансамбле Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан сертификат алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса