Питрәчле «Созвездие – Йолдызлык» республика фестивале лауреаты булды
Мәдәният

Питрәчле «Созвездие – Йолдызлык» республика фестивале лауреаты булды

Роберт I дәрәҗә диплом алды

Фото: tatarstan.ru

Казан Кремлендә «Созвездие – Йолдызлык» XXV республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә дәүләт стипендияләре тапшыру тантанасы булды.

Бүләкләнүчеләр арасында «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган гала-концерт нәтиҗәләре буенча I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган Питрәч районы вәкиле Роберт Миңнуллин да бар.

Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, ул махсус дәүләт стипендияләре тапшырды һәм сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, яшь талантларның республика мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте.