Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Питрәчтә капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

Хәзер ул мәдәният сарае дип атала

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Питрәчтә капиталь ремонттан соң күптән көтелгән мәдәният йорты ачылды, хәзер ул мәдәният сарае дип атала. Бәйрәм бина янында башланды: ишек шарлар белән бизәлгән иде, җыелган халык алдында яшь талантлар чыгыш ясады, ә хөрмәтле кунакларны, гадәттәгечә, милли киемнәр киеп, чәкчәк, коймак белән каршы алдылар.

Интерьер дизайны аксыл көрән төсләрдә эшләнгән. Кунакларны йомшак диванлы уңайлы фойе, янәшәдә түгәрәк өстәлләр һәм зур гөлләр каршы ала. Тәрәзәләрдә яңа пәрдәләр. Биредә никахлашу тантаналары уза.

– Барлык биналар да яңа заманча стандартлар буенча модернизацияләнде, – дип ассызыклады мәдәният бүлеге башлыгы Ирина Сәлахова. – 325 урынын саклап калган концерт залы бөтен электрон акустиканы, барлык цифрлы җиһазларны сыйдыра. Артистлар өчен грим бүлмәләре җиһазландырылган. Хәзер бездә чын хореография залы, иҗади остаханәләр бар, – диде Ирина Николаевна.

Учреждениенең өченче катында шулай ук үзгәртелгән үзәк китапханә урнашкан. Яңа җиһазлар, уңайлы конференцзона һәм заманча китап саклау техникасы барлыкка килде. Хәзер фонд укучылар өчен ачык, моңа кадәр андый хәл булмаган.

– Укучы китапханәче белән бергәләп стеллажлар янына килә, кызыксындырган китабын яки бүлекне әйтә ала. Китапханәче ячейкаларны ача, кайда нәрсә булуын күрсәтә, һәм һәркем үзлегеннән кирәкле басманы табу өчен эчкә керә ала, – дип аңлатты үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Земфира Әхмәтшина.

Сүз рульгә ошаган ручкалар белән җиһазландырылган мобиль стеллажлар турында бара. Мондый карар эшне оештыруны функциональ һәм уйланылганрак итә. Үзәк китапханә фондында 35 меңнән артык китап бар.

Гомумән алганда, мәдәният учагын яңартуга 390 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Район башлыгы Рәис Сөләйманов төзелеш компаниясе вәкиленә эшләрне сыйфатлы һәм вакытында башкарган өчен рәхмәт йөзеннән Мактау грамотасы тапшырды. Тантаналы ачылышта шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнаштылар, аларга экскурсия үткәрделәр һәм талантлы тәрбияләнүчеләр: биючеләр һәм музыкантлар белән таныштырдылар.

Мәдәният сараенда яшь педагог Анастасия Потеряхинаның укучылары да шөгыльләнәчәк. Аның үзенең иҗади биографиясе өч яшендә “Пластилин” хореография студиясендә башлана, ә биюне яратуы нәтиҗәдә һөнәри юлын билгели – Анастасия Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган.

– Мин биюгә йөргәндә, әлбәттә, хәзерге кебек яхшы шартлар булмады, – дип уртаклаша педагог. – Хәзерге балаларның бөтен уңайлыклары булган урында шөгыльләнүенә мин бик шат: идәннәр төз, станоклар, көзгеләр яңа.

Бүген Анастасия үз укучыларын эстрада һәм заманча биюләргә өйрәтә, аларның иң кечесенә нибары өч яшь. Гомумән алганда, мәдәният сараенда 21 түгәрәк бүлеге эшли, аларда 300дән артык кеше шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса