Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчтә Кариев театры баш режиссерының юбилей кичәсе узды

Якташлары белән очрашуга режиссер үз театры артистлары белән килде.

Наилә Җиһаншина фотосы

Язның бер көнендә районның туган якны өйрәнү музеенда Шәле авылында туып-үскән, Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт театрының баш режиссеры Ренат Әюповны каршы алдылар. Ренат Мирзахәсән улының 60 яшьлек юбилеена багышланган чара “Бөтен тормышы – театр!” дип аталды. Якташлары белән очрашуга режиссер үз театры артистлары белән килде.

Кунакларны “Җәүһәр” һәм “Зөбәрҗәт” вокаль ансамбльләре солистлары башкаруында халык җырлары белән каршы алдылар. Сүз уңаеннан, “Зөбәрҗәт” ансамбле Ренат Әюповның туган авылыннан. Алар үзләренең моңлы җырларын җырлап кына калмадылар, ә юбилярга туган авыллары табигате төшерелгән картина бүләк иттеләр. Очрашу барышында Ренат Әюпов мәктәп укучылары, аларның укытучылары белән якыннан танышты, үзе һәм иҗаты турында сөйләде. Монда аның сыйныфташлары һәм хәтта җиденче сыйныфта физика укыткан укытучысы да катнашты.

– Шуны яхшы хәтерлим, төп рольләрнең берсен башкаручыны сайлаганда, мин сыйныфка, укучыларга карадым һәм аңа тукталдым, – дип сөйләде аның укытучысы. – Аны үзебез теккән костюмга киендердек, һәм баш судья ролен ул бик оста башкарды, – дип искә алды ул чакларны Эльвира Нәҗмиева, ул шулай ук “Зөбәрҗәт” ансамбле солисты да.

Якташыбыз белән очрашу җылы һәм уңайлы мохиттә узды, чарада катнашучыларга Казан театры артистлары да үзләренең музыкаль спектакльләреннән өзекләр күрсәтте.

– Минем күңелем һәрчак монда, туган ягыма тартыла, монда сулавы да рәхәт, монда, әйтерсең лә, иҗатта да, тормышта да туган җир үзе сиңа ярдәм итә. Шуңа күрә мин бүгенге очрашуга бик шат, – диде Ренат Мирзахәсәнович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса