Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Питрәчтә театр марафоны узды

Анда Шәле, Күн, Керәшен Сәрдәсе, Татар Казысы, Кибәк Иле һәм Чыты авылларыннан театр коллективлары катнашты

“Казан артистлары кебек искиткеч чыгыш ясадылар”, – диде Күн мәдәният йорты театр коллективына Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов. Һәм бу мактау асылда марафонның һәр командасына адреслана. Көн саен тулы зал халык җыелды, чыгыш ясаучыларны басып алкышладылар.

Чыты мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов үзенең чыгышында: финалда чыгыш ясау имтихан кебек, әмма спектакль куюда иң авыры – артистлар табу. Кечкенә клубларда икешәр-өчәр кеше эшли, ә спектакль өчен, кимендә, биш-алты кеше кирәк. Хәлдән чыгу өчен бөтенләй башка өлкәләрдә эшләүче битараф булмаган авыл халкын чакырдык, диде. Барысы турында да без аларның үзләреннән сорадык.

Тәнзилә Сафина, Кибәк Иле

“Асылъяр” коллективыннан М.Шәмхаловның “Кайнана” комедиясендә төп героиняны башкаручы Тәнзилә Сафина.

– Мин әлегә каенана түгел, – диде ул елмаеп. – Рольне уйнау авыр булды, дип әйтә алмыйм. Бәлки, тиздән Аллаһ кушып чыннан да кайнана булып куярмын.

Тәнзилә Сафина җитештерүдә эшли: пилмән ясый. Спектакльне хезмәттәшләре белән бергә әзерләгән. Эш вакытында репетицияләр ясаганнар. Буш вакытларында клубка йөргәннәр, авылдашлары өчен бәйрәмнәргә спектакльләр әзерләгәннәр.

– Мәктәптә укыганда ук Таз малай персонажын уйнадым, – дип искә ала ул. – Клуб мөдире миңа: “Син ерак китәчәксең", – диде. Кая инде, авыл балаларына. Бөтен гомерем авылда үтте. Әмма клубыбызның тормышында актив катнашам. Миңа ошый.

Ләйлә Сәйфетдинова, Күн

Күн авылының “Хәят” театр коллективы да комедия күрсәтте. Икенче пландагы иң якты героиняларның берсе Ләйлә Сәйфетдинова кибеттә сатучы булып эшли. “Яшь йөрәкләр” коллективында җырлый һәм җирле театрда уйный. Ул бөтен җиргә тыкшынып йөрүче, бөтен нәрсә белән кызыксынучы күрше хатын ролендә.

– Мин бу рольне бик теләп башкардым, бигрәк тә комедияләрне яратам, – ди ул. – Хәер, драмалар да куябыз. Бик тырыштым. Тамашачыларга ошагандыр дип уйлыйм: кул чаптылар, күңелле булды.

Ул мәктәп елларында еш кына спектакльләр куйганнарын искә төшерде – шул чактан театрга мәхәббәт уянган:

– Һәр класс спектакль әзерләде. Мин культмассовик буларак бу эштә бик теләп катнаштым. Шуннан бирле күңел түрендә артист булу хыялы калды, – ди ул.

Ольга Шәмсетдинова, Чыты авылы

“Кодалар-кодачалар” спектаклендә төп рольне район газетасының баш мөхәррире Ольга Шәмсетдинова башкарды. Сәхнәгә чыгуның ничек булуын ул балачактан ук хәтерли.

– Минем әни клубта эшләде, миңа да шуңа күрә еш чыгыш ясарга туры килде, – дип искә ала Ольга. – Хәтерлим, биш яшьтән үк зур чараларда катнаштым. Кечкенә кызны алкышлар белән каршы алулары, игътибар бик ошый иде.

Бөек артист булу турында ул беркайчан да хыялланмаган, шуңа күрә башка юлдан киткән. Ләкин язмышы еллар узгач аны кабат мәдәният йортына кайтара. Чытының “Мунча миче” драма һәм комедия театры режиссеры һәм мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов – аның ире. Ул билгеләп үткәнчә, хатыны аңа тормышта да, сәхнәдә дә терәк. Ул әзерлек эшләрендә дә катнашкан: киемнәр сайлаган, сценарий буенча идеяләр тәкъдим иткән. Ул арада аларның өч баласын, аларның икесе әле мәктәпкәчә яшьтә, әниләре карап торган. Моның өчен алар аңа чиксез рәхмәтле.

Гөлназ Лукина, Питрәч

Гади тормышында Гөлназ Лукина – социаль хезмәткәр. Ә мәдәни тормышта ул мәктәптән үк катнаша.

– Бер генә чара да миннән башка узмады, – дип искә ала ул.

Кыз Иске Йортта үскән, ул берьюлы ике спектакльдә чыгыш ясады – Татар Казысыннан “Мирас” һәм Чытыдан “Мунча миче” коллективы белән. Рольләр аңа җиңел бирелә, шуңа күрә хезмәттәшләре ярдәм итүне сорагач, ул баш тартмаган.

– Номерны өч-дүрт көндә әзерли идек, – дип сөйли Гөлназ. – Ә кайчак сәхнәгә әзерлексез генә энтузиазм белән чыга идек – ләкин бу күбрәк мәктәп һәм студент елларында. Уйнарга яратам. Герой миңа якын булмаса да, тырышам, остазларга колак салам.

Театр аның өчен – яраткан хоббие. Һәм язгы театр атналыгын ул һәрвакыт түземсезлек белән көтә.

Егор Семенов, Керәшен Сәрдәсе

Марафонда иң яшь катнашучыларның берсе – Керәшен Сәрдәсе авылыннан 15 яшьлек Егор Семенов. Ул сәхнәгә “Сәрдәлеләр” халык коллективы составында Т.Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” пьесасы буенча куелган комедиядә чыкты. Егор оялчан егет Микушка әверелде, ул авылның беренче чибәренең йөрәген яулап ала һәм аңа өйләнә.

– Без гомумән бер-беребезгә охшамаганбыздыр, дип уйлыйм, әмма кайбер уртак сыйфатлар бар, – ди Егор. – Иң авыры сәхнәдә көлү түгел, репликаларны онытмау булып чыкты. Минем персонаж өчен текст бик җиңел. Актерлык осталыгы һәм ораторлык сәнгате сәхнәдә генә түгел, ә гади тормышта да кирәк, – дип саный яшь артист.

Милана Галиәскәрова, Шәле авылы

Шәле авылыннан тугызынчы сыйныф укучысы Ә.Әхмәтгалиеваның “Сагынган чакларымда” драмасында Шаһидә исемле кызны уйнады.

– Өч атнага якын репетиция ясадык. Текстны шактый тиз өйрәндем, – дип сөйли Милана. – Мәдәният сараенда чыгышыбыздан канәгать калдым: барысы да җиңел һәм матур үтте. “Шәле таңнары” театр коллективын хуплап килгән һәркемгә рәхмәтлемен. Алкышлар күп булды, бу мине бик шатландырды.

Ул балачактан сәхнәдә чыгыш ясый, әмма тормышын аның белән бәйләргә җыенмый. Аның өчен бу хобби, һәм шулай, мөгаен, гомерлеккә калыр. Мәктәптән соң Милана медицина көллиятенә керергә планлаштыра.

Марафонда катнашучы һәр коллективка Рәхмәт хатлары һәм “Театр марафоны” район фестивале лауреаты дипломы тапшырылды. Театр җитәкчеләренә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гранприга Күн мәдәният йортының “Хәят” театр коллективы ия булды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса