Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч районы авылларында күренекле язучылар белән әдәби очрашулар уза

Ленино-Кокушкино китапханәсендә узганы аеруча да үзенчәлекле булды.

Ленино-Кокушкино авыл китапханәсендә язучы һәм публицист Гүзәл Галләмова белән “Ак җилкәннәрне киереп” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Аның “Ялгыз көймә”, “Ызандашлар”, “Түз, йөрәк!”, “Зәңгәр кыңгыраулар” кебек әсәрләрен укучылар яратып өлгерде. Шуңа да язучы белән очрашуга зал тулы халык җыелды.
Бик үзенчәлекле, күңелгә үтеп керерлек очрашу булды ул, чөнки Гүзәл ханымның 8 ел эчендә беренче тапкыр халык каршына чыгуы иде. Питрәч районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Земфира Рәсилевнаның кат-кат чакыруыннан соң гына ризалаша. Гүзәл ханым мөләем, чибәр, елмаюы йөзеннән китми, зәвык белән киенгән. Тормышта күп сынаулар үтеп сынмаган, күңел чисталыгын югалтмаган көчле кеше.
Берничә сәгатьлек очрашу дәвамында Гүзәл ханым үзенең тормышы, гаиләсе, иҗаты, уй -хыяллары белән бүлеште. Гомер буе мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән, бихисап бәйрәмнәр оештырган, сценарийлар язган. Гел кеше белән аралашып, мәдәният өлкәсендә кайнап яшәгән, бик актив тормыш рәвешен алып барган. Шулай гөрләп яшәп яткан мәлдә, Гүзәл ханымга сынау килә, ул ишетү сәләтен югалта. Күренмәгән табибы калмый, ләкин аңа берәү дә ярдәм итә алмый. Нәтиҗәдә, яраткан эшеннән китергә мәҗбүр була, ләкин ул югалып калмый, энергиясен иҗатка юнәлтә. Күңелендә булганын китап юлларына тезә, уй-кичерешләрен геройлары аша укучыларга җиткезә. Бүген ул бар булганын шөкер итеп язмышына буйсынып, гаиләсе өчен сөенеп, укучылары рәхмәтенә төренеп яши.
Әлеге очрашуны Гүзәл Галләмованың “Зәңгәр кыңгыраулар” дип исемләнгән яңа китабының презентациясе дисәк тә була. Әсәрнең тарихы, геройлар образы, сюжеты – барысы хакында да җентекләп сөйләде Гүзәл ханым. Киләчәктә китапның икенче кисәген язу хыялы барлыгын бүлеште.
Әдәби очрашу вакытында сәхнәдән җырлар яңгырады, шигырьләр укылды, рәхмәт сүзләре әйтелде. Тамашачылар үзләренең сорауларын кәгазьгә язып җиткезде, берсе дә җавапсыз калмады. Шулай ук язучы әлеге кичәгә сатуга үзенең китапларын да алып килгән иде, укучылар берсен дә калдырмый алып бетерделәр.
Гүзәл Галләмова белән булган очрашу күңелләрдә якты хатирә, җылы хисләр калдырды. Тамашачылар күтәренке кәеф, кәнәгатьлек хисе белән таралыштылар. Киләчәктә мондый очрашулар тагын да күбрәк булсын иде, исән-сау күрешергә, аралашырга язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса