Питрәч вокалчылары лауреат дипломнары белән бүләкләнде
Мәдәният

Питрәч вокалчылары лауреат дипломнары белән бүләкләнде

Алар Бөтенроссия фестивалендә катнаштылар.

Яшь питрәчлеләр «Иҗади кешеләр» Бөтенроссия музыкаль-сәнгать иҗаты фестиваль-конкурсында катнаштылар.
Бу конкурста Аделина Минһаҗева - I дәрәҗә лауреат, Милана Нуриева III дәрәҗә лауреат булды. Ә «Домисолька» вокал ансамбле II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчеләре - Наталья Колыхалова һәм Илнур Хәлимов.
Котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!