Питрәчлеләрне Бөтенроссия музей акциясендә катнашырга чакыралар
Мәдәният

Питрәчлеләрне Бөтенроссия музей акциясендә катнашырга чакыралар

Ул 15 майда район туган якны өйрәнү музеенда узачак.

Питрәчлеләрне ел саен үткәрелә торган "Музейлар төне-2021" Бөтенроссия музей акциясендә катнашырга чакыралар. Ул 15 майда 17.00 сәгатьтә район туган якны өйрәнү музеенда узачак.

Программада: күргәзмәләр, мастер-класслар, шигъри подиум, балалар һәм олылар өчен квест-уеннар, интерактив мәйданчыклар, викториналар, шулай ук концерт программасы.