Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Питрәчнең өлкәннәре Тукай дөньясына сәяхәт кылды

24 апрельдә «Кайгырту» үзәгендә өлкәннәр белән, Татарстан АССРның 100 еллыгы кысаларында, Габдулла Тукайга 131 ел тулуына багышланган «Тукай дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән бәйге үтте.

Тукай бәйрәме шагыйребезнең тормыш юлын искә төшерү белән башланды. Бәйге дүрт өлештән торды, ул шигырьләр сөйләү белән үрелеп барды. Катнашучыларыбыз Наилә апа Яруллина, Әлфия апа Шәйхетдинова, Нина апа Шарова, Мөслимә апа Нуриева бәйге барышында Габдулла Тукайның шигырь дөньясына чумып, сорауларга җавапларны яудырып кына торды. Кунакларыбызның Габдулла Тукайның тормыш юлын, шигырьләрен, әсәрләрен онытмый яттан сөйләп бирә белүләре аеруча сөендерде.
Бәйгебез бергәләп «Туган тел» җырын җырлау белән тәмамланды. Бәйге булганлыктан җиңүчеләребез дә билгеләнде. Жюри әгъзасы бүлек мөдире Флера Туркунова булды. Истәлекле бүләкләр тапшырганнан соң, өлкәннәр оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, кабаттан очрашырга теләүләрен әйтеп саубуллаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса