Шәле халкының олысы-кечесе әкияттә кунакта булды
Мәдәният

Шәле халкының олысы-кечесе әкияттә кунакта булды

Шәле мәдәният йортында, шаулап-гөрләп балалар өчен "Әкияттән кунакка - Кыш бабай һәм Кар кызы!" - дигән яңа елга багышланган бәйрәм чарасы узды.

Бәйрәмгә балалар гына түгел әти-әниләр, әби-бабайлар да килгән иде. Алар бергәләп күңел ачтылар, уеннар уйнадылар, бүләкләр алдылар. Бәйрәм чарасы бик күңелле булды.