Татар Казысы һәм Кибәк Иле артистлары спектакльләр белән чыгыш ясады
Питрәч районында театр атналыгы уза

Театр атналыгының икенче көнендә Питрәч Мәдәният сарае сәхнәсендә ике спектакль куелды. Татар Казысыннан «Мирас» һәм Кибәк Иле
мәдәният йортының «Асылъяр» коллективлары чыгыш ясады. Ике иҗат төркеме дә татарча комедияләр күрсәтте.
Ике төрле спектакль булуга карамастан, сәхнәдәге декорацияләрне тиз алыштырдылар. Әгәр Татар Казысының заманча булса, аннары аны авыл стиле алмаштырды.
Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: чыгыш ясаучыларның барысы да мәдәният хезмәткәрләре түгел. Кемдер почтада эшли, кемдер – социаль хезмәткәр. Ә Кибәк Иле авылыннан «Кайнана» комедиясендә төп рольне башкаручы Тәнзилә Сафина производствода эшли – ул пилмән ясый. Сәхнәдә хезмәттәшләре белән чыгыш ясады.
– Мәктәптә укыганда, клуб мөдире миңа: «Син булдырачаксың», – диде. Кая инде, авыл балаларына. Соңгы елларда клубыбызның иҗтимагый тормышында да актив катнашам. Миңа ошый, – дип уртаклаша ул.

Һәр коллективка лауреат дипломы һәм Питрәч районының Үзәкләштерелгән клуб системасыннан Рәхмәт хаты тапшырылды.
Театр атналыгы дәвам итә: алда Шәле (11 апрель) һәм Чыты (13 апрель) авыллары артистлары чыгыш ясаячак. Иҗат төркемнәре көн саен тулы тамаша залы җыялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia