Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Татар киносы үзенә юл яра

Агымдагы елның апрель аенда "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге оештырган "Безнең кино" республика проекты кысаларында, район үзәгендә танылган актер һәм режиссер Сергей Быстрицкий питрәчлеләр белән очрашу оештырган иде. Ул вакытта актер тамашачыларга "Холыксыз кәләш" нәфис фильмын тәкъдим иткән иде. Шул чакта безнең районда "Үзебезнең киноны яратучылар клубы" төзү турында карар...

23 октябрьдә "Безнең кино" республика проекты кысаларында, Питрәч районына илебез киносы киноматографистларының зур төркеме килде. Бу көнне бер төркем Ленино-Кокушкино авылында режиссер Батыр Баишевның "Монумент на поклонной" документаль фильмын күрсәтте. Икенче төркем Шәле авылында "Җыр патшабикәсе" документаль фильмын тәкъдим иттем. Бу фильм татар халык җырчысы Әлфия Авзалованың иҗаты һәм тормышы турында. Республика кунаклары район үзәгенә дә килде. "Батыр" мәдәният-спорт комплексында җыелган тамашачыларга аларны район башкарма комитеты урынбасары Валентина Урысова тәкъдим итте. Ул иҗат төркеменең "Безнең кино" проекты кысаларында инде 12 районда булуларын әйтеп китте. Әлеге төркемгә режиссер һәм сценарий авторлары гына түгел, язучылар, рәссамнар һәм башка мәдәният хезмәткәрләре керә. Питрәчтә алар Россия Федерациясе кинематогрофистлар берлеге әгъзасы режиссер Илдар Ягъфәровның берьюлы ике фильмын күрсәттеләр. Фильмны караганчы, "Бердәм Россия" партиясе политсоветы төбәк бүлеге секретаре Елена Крайнова тамашачыларга Илдар Ягъфәровның иҗат юлы турында сөйләде. Режиссерның беренче фильмы "Күктау" хәтта башка милләт тамашачысын да битараф калдырмады. Очрашу көнендә режиссер питрәчлеләргә "Брелок" һәм "Югалту" фильмнарын тәкъдим итте. Беренче фильм Канн фестивалендә һәм башка халыкара конкурсларда катнашкан. Икенчесе премьера, әле беренче тапкыр гына күрсәтелә. Автор сүзләре буенча, аның фильмнары фәлсәфи характерда, тамашачыны уйланырга мәҗбүр итә. "Югалту" фильмында сүз өч бертуган турында бара. Алар Россиянең төрле почмакларында яшиләр. Берзаман аларның әтиләре урманда адаша. Бергәләп әтиләрен эзләү туганнарны якынайта, бер-берсен табарга ярдәм итә. Әлеге фильм аша режиссер халыкка телебезнең, мәдәниятебезнең югала баруы турында сөйләргә тели.
Илдар Ягъфәров "Безнең кино" проектының максаты турында да сөйләде: " Бүген татар киносы яшиме, юкмы икәнлеге дә аңлашылмый. Телевидениедә аларны күрсәтмиләр... Мондый очрашулар саф һава кебек кирәк. Безне бар җирдә дә көтеп торалар. Шуңа күрә без республика буйлап йөрибез",- диде ул.
Фильмны караганнан соң питрәчлеләр кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, татар киносы турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса