Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Йокыдан уянырга бик вакыт

Район почта үзәгендә чираттагы "Әбүнәче көне" булып узды. Бу юлы вакытлы матбугатка 60 лап кеше язылды, шуларның 25 е район газеталарын да сайлады.

Почтада талгын гына музыка яңгырый. Операцияләр залында төрле төстәге шарлар эленеп тора. Өстәл артында почтальоннар халыкны ачык йөз белән каршылап, ягымлы итеп газет-журналларга язылырга чакыра. Әбүнәчеләргә уңайлы булсын өчен төрле вакытлы басмалар өстәл өстенә куелган. Монда Россия басмалары да, Татарстан газет-журналлары да, шәхси матбугат та кеше күрерлек итеп куелган. Бу көнне язылган һәркемгә бүләк итеп балалар, өлкәннәр өчен һәм төрле тармак басмаларын кулга тоттырдылар. Почта башлыгы Надежда Журавлева үзе дә залда йөреп, кешеләрне кодалап йөри. Шунысы игътибарга лаек, ул һәр басманың бәясен, индексын яттан белә. Каян исендә калдырадыр. Чын почта хезмәткәре шундый була ул, дип исем китә аңа.
Казаннан да килгән кунак бар. Ул вакытлы матбугатка язылу барышын күзәтә: әле кешеләр белән аралашып ала, әле стендлар янына килеп, нәрсәдер караштыра, кулы белән төзәткәләп куя. Монда шулай ук "Доступное жилье" лотереясы да уйнатыла. Кызыгып, үзем дә берне алган идем. Саны бик туры килми, әле 2013 ел августына чаклы оту мөмкинлеге бар икән, лотереяны ташламаска, ай саен мәгълүматны йә почтадан, йә Интернетка кереп белешергә куштылар.
Ярый, бераз читкәрәк киттем. "Әбүнәче көне" чарасына әйләнеп кайтыйк әле. Бу көнне язылганнар арасында призлар да уйнатылды. Килгәннәрнең берсе дә бүләксез китмәде. Ә килмәгән әбүнәчеләрнең өйләренә почтальоннар алып килеп бирәчәк. Шуны әйтеп үтәргә телим, хөрмәтле укучыларыбыз, язылу кампаниясе төгәлләнергә бик аз вакыт калды. Надежда Михайловнадан кампаниядә актив оешмаларны сорамый булдыра алмадым. Ул барлык оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләре вакытлы матбугатка яздыруда актив катнашуын сөенеп әйтте. Шулар арасында бигрәк тә мәгариф, мәдәният бүлекләре, халыкны социаль яклау, Пенсия фонды идарәләре, "Агрострой", "Теплострой" кебекләрен аерып күрсәтте. Шәхси эшмәкәрләр дә моңа үз өлешләрен кертә. Шәледән Ислам Бәйрәмов берничә ел рәттән эшчеләренә бүләк итеп район газеталарын яздыра. Башка эшмәкәрләр дә аның үрнәгенә иярсә, яхшы булыр иде. Район хәбәрләрен, социаль-икътисади хәлен белеп тору берәүгә дә комачауламас.
Инде районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, озакка сузмый, почта бүлекчәләренә барып, үзебезнең җирле газетка язылуларын сорыйбыз, безне ташламагыз, бергә булыйк. Киләсе елда да газет-журналлы буласыгыз килсә, почтага ашыгыгыз. Квитанцияләрегезне "Бүләк уйнату" чарасына редакциягә юлларга онытмагыз! Безнең бүләкләребез бик затлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса