Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләрдә яңа стандартлар

2011 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандарты гамәлгә керде. Элеккеге стандарт белән яңасы арасында нинди аерма бар соң? Иң элек, "стандарт" төшенчәсен аңлау үзгәрде. Шулай ук стандартның компонентлары үзгәрде. Элеккеге стандартларны чыгарылыш укучысының әзерлек дәрәҗәсенә куелган төп таләпләр һәм белем бирү...

2011 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандарты гамәлгә керде.
Элеккеге стандарт белән яңасы арасында нинди аерма бар соң?
Иң элек, "стандарт" төшенчәсен аңлау үзгәрде. Шулай ук стандартның компонентлары үзгәрде. Элеккеге стандартларны чыгарылыш укучысының әзерлек дәрәҗәсенә куелган төп таләпләр һәм белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы итеп аңлый идек. Ул стандартларны белем бирү эчтәлеге стандартлары дип атадылар.
Башлангыч мәктәп - бала тормышында үзгәрешләр чоры. Мәктәптә укый башлауга, баланың төп эшчәнлеге - уен уку эшчәнлегенә алышына (уен эшчәнлеге саклана). Аның әйләнә-тирә дөнья белән бәйләнешләре арта, аралашуда һәм танып-белүдә ихтыяҗы зурая. Бала яңа социаль роль - укучы ролен кабул итеп ала һәм үзләштерә, укучының эчке позициясе һәм үз эшчәнлеген оештыру сәләте, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре, дөньяга карашы формалаша. Шул ук вакытта укучының үз-үзенә таләпләре үзгәрә һәм әхлагы үсеш ала.
Хәзер башлангыч мәктәптә баланы укырга, язарга һәм санарга өйрәтергә генә түгел, шулай ук аларга ике төрле яңа күнекмәләр бирергә кирәк. Беренчедән, сүз укырга өйрәнүнең нигезен тәшкил итүче универсаль уку гамәлләре, иҗади мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү, информацияне анализлау һәм интерпретацияләү турында. Икенчедән, балаларга укырга мотивация бирү, үз-үзләрен оештыруда һәм үстерүдә ярдәм итү турында.
2011 елның 1 сентябреннән безнең мәктәптә дә яңа стандартны тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган: капиталь ремонт ясалган, яңа сорт залы төзелгән, башлангыч мәктәпнең һәр кабинеты мультимедия җайланмалары белән җиһазландырылган, укытучылар балаларга белем бирүдә нетбуклар кулланалар. Башлангыч мәктәп тәҗрибәләр үткәрү өчен күргәзмә әсбаплар, электрон приборлар, таблицалар, мини лабораторияләре белән җиһазландырылган 4 укыту-лаборатор җайланмалар комплекты алды.
Башлангыч мәктәптә уку - киләчәктә белем алуның нигезе. Шуңа күрә безнең укытучыларыбыз киләчәктә мөһим тормышчан мәсьәләләрне куярга һәм чишәргә өйрәтүче универсаль уку гамәлләре җыелмасы белән балаларны өйрәтүдә барлык тырышлыкларын куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X