Питрәч Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре мәктәп укучыларына үзләренең эшләре турында сөйләделәр
Питрәчтә тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча гадәти булмаган дәрес үтте.
Тәрбия эше буенча мәктәп директоры урынбасары Лилия Гатиятуллина, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре җитәкчесе Евгений Агачев һәм балалар ялын оештыручы Алена Иванова икенче мәктәп укучыларын район гадәттән тыш хәлләр идарәсенә китерделәр. Анда Питрәч янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары балаларга заманча махсус техника мөмкинлекләрен күрсәттеләр һәм үзләренең эшләре турында сөйләделәр. Мондый дәресләрнең максаты - мәктәп укучыларын әйләнә-тирә дөнья куркынычы белән таныштыру гына түгел, аларны сәламәтлекне һәм, иң мөһиме - гомерне саклап калу өчен, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәтү дә.
Куркынычсызлык нигезләре буенча ачык дәресләрнең әһәмияте бәяләп бетергесез, чөнки мондый дәресләр яшь буынга өйдә, мәктәптә, урамда булган гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсыз гамәл турындагы белемнәрне һәм алымнарны формалаштырырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа