Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләре көннәре билгеле

Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәрен 22 һәм 23 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 23 июньнән соң үткәрергә киңәш ителә. 

«Ата-аналар катнашындагы «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен үткәрү Татарстан мәктәпләрендә өстенлекле рәвештә 22-23 майда узачак. Чыгарылыш кичәләрен 23 июньнән соң, иминлек чараларын, шул исәптән янгынга каршы чараларны үтәп, уздырырга киңәш ителә», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Ведомствода күпчелек мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләренең 23-24 июньдә узачагын да ачыклап үттеләр. Укытучы һәм остаз елында чыгарылыш кичәләре 20 майда узачак онлайн-эфир белән башланып китәчәк. Аңа Россиянең барлык мәктәпләре дә кушыла ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X