Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучыларны иләктән илиләр

Быел районда 216 укучы 11 нче сыйныфны, 296 укучы 9 нчы сыйныфны тәмамлаячак. Бик тиздән алар өчен "урак өсте" башланачак. Унберенчеләр - бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) бирсә, тугызынчылар - еллык дәүләт аттестациясе узачак. Әлеге җаваплы чарага әзерлек ничек бара, быелгы чыгарылыш укучыларын нинди яңалыклар көтә? Бу турыда без район мәгариф...

Бердәм дәүләт имтиханнары районда 2008 елдан бирле уздырыла. Быел БДИ үткәрү технологиясендә җитди үзгәрешләр булмаячак. Быелгы БДИның төп яңалыгы - беренче тапкыр сентябрьдә үк, минималь баллар билгеле булды.
Минималь чик - нәтиҗә уңай булсын өчен укучы җыярга тиешле баллар саны. Элек бу чик БДИ ны биргәннән соң бөтен ил нәтиҗәләреннән чыгып кына билгеләнә иде. Быел әлеге чик БДИ бирергә мөмкин булган 14 предметка да билгеләнгән.
Бу яңалык ни өчен кертелгән соң? Укучы конкрет нәтиҗәгә омтылырга тиеш. Миләүшә Яруллина сүзләренә караганда, БДИга әзерлек кысаларында укучылар белән төрле тестлар үткәрелә. Әлеге тестлар мәктәпләрдә, имтихан бирү пунктларында үтә. Шулай ук алар өчен республика буенча онлайн тестлар да уздырыла. Урта белем турында аттестат алу өчен рус теле һәм математикадан БДИ бирү җитә. Ләкин берәр югары уку йортына укырга керергә теләсә, укучы үзенә кирәкле предметлар буенча да бердәм дәүләт имтиханнары бирергә тиеш.
Укучылар калган предметларны нинди һөнәр алырга телиләр, шуның буенча сайларга тиеш булалар.
Имтиханнарны үткәрүнең төп вакыты - 27 майдан 20 июньгә кадәр. 1 мартка кадәр укучылар үзләре сайлаган фәннәрне күрсәтеп, гариза тапшырды инде. Быел, узган еллардан аермалы буларак, физика һәм химиядән БДИ бирергә теләүчеләр күп. Бу техник уку йортларына укырга керергә теләүче чыгарылыш укучылары арткан дигән сүз. Инглиз теленнән БДИ бирергә теләүчеләр - 12, немец теленнән - 1. Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын 2 укучы тапшырачак. Быелгы чыгарылыш укучылары белән бергә алдагы елларда мәктәп тәмамлаучылар һәм армия хезмәтен үтүчеләр дә БДИ тапшыра ала. Андыйлар быел районда - 8.
Лилия Рафикова хәбәр итүенчә, 9 нчы сыйныф укучылары өчен быел еллык дәүләт аттестациясе дә БДИ белән бер вакытта үткәреләчәк. Быел сынап карау дәвам итәчәк. Ә киләсе елга инде еллык дәүләт аттестациясе штатлы режимда уздырылачак. 9 нчы сыйныф укучылары 5 предметтан имтихан тапшырачак: рус теле һәм математикадан мәҗбүри һәм ике имтиханны 9 нчы сыйныфта үткән предметлар арасыннан укучы үзе сайлый. Шулай ук татар теленнән региональ имтихан бирелә. Әгәр укучы алга таба профильле сыйныфта укырга теләсә, үзе сайлаган профиль буенча имтихан бирергә тиеш. Мәктәпләрдә барлык предметлар буенча сынап карау тестлары уздырыла. Билгеләрнең минималь чиге алдан билгеләнеп куелган. Әгәр укучы минималь чиккә җитә алмый икән, ул икенче елга калдырыла яки махсус белешмә генә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса