Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уйныйбыз да, көләбез дә – безнең шундый чагыбыз

Район үзәгендә сигез балалар мәйданчыгы бар. Аларда көн саен кичке алтыдан сигезгә кадәр балалар шау-шуы яңгырап тора. Төрле яшьтәге балигъ булмаганнар уйныйлар, төрле ярышларда катнашалар. Ә аларны укытучылар һәм оештыручылар күзәтеп тора.

Әле алты да юк. Әмма инде Олимпия бистәсе балалар мәйданчыгына бала-чага җыелган. Алар якын-тирәдәге урам балалары. Күбесе өстенә матрос тельняшкалары кигән, башларында - банданнар.
- Без пиратлар булып уйныйбыз, - дип сөйли 2 нче мәктәп укучысы Валерия Демидова. - Яшереп калдырылган хәзинәләрне эзлибез.
Балар мәйданчыгындагылар белән шул ук мәктәп оештыручысы Лиля Галиева җитәкчелек итә иде.
- Балалар һәр кич саен мәйданчыкка киләләр. Нинди уеннар уйнаячакларын алдан ук белеп китәләр. Шуңа да икенче көнгә әзер булып торалар, - дип сөйләде ул.
Без сөйләшеп торган арада балаларның шау-шулы "Ура! Таптык!" дигәннәре ишетелде. Кечерәкләр өлкәнрәк балалар ярдәмендә "хәзинәләрне" актарып чыгарган икән. Шулай кызыклы уеннар уйнап мәш килгәннәр яныннан китеп тә бардык.
Безнең җирле телевидение хезмәткәрләре Казан урамындагы мәйданчыкка юл алды. Анда да бала-чага рәхәтләнеп уйный. Мондагылар без кечкенә чакта уйнаган "Түгәрәктән бәреп чыгару" уенын хуп күргән. Бу баларны да оештыручылар күзәтеп тора. Бу - 2 нче мәктәп укытучысы Ольга Вешкина.
- Монда төрле урамнардан киләләр. Безнең укучыларыбыз да бар, билгеле. Таныш булмаган, кунакка кайтканнары да бар. Бөтенесе дә алар белән укытучылар шөгыльләнүен белә. Килеп, уеннарда катнаша башлыйлар, бәйгеләргә дә алабыз үзләрен, - ди ул.
Өлкәннәрнең уеннар тәкъдим итүенә сабыйлар бик шат.
- Без футбол, лапта, тиен-тиен уеннары уйныйбыз. Дусларыбыз да күп безнең, - ди кабалана-кабалана Искәндәр Сабиров.
Ата-аналар да бик канәгать. Эштән кайтып, өй эшләрен карап йөргән арада балалары өлкәннәр күз алдында ял итә бит.
- Алар өчен күңел тыныч, - ди әниләрнең берсе Гөлназ Хөсәенова. - Чөнки укытучылар көн саен кичен биредә. Бөтен яшьтәге балаларга да шөгыль табыла. Хәтта нәп-нәниләргә дә.
Рейд вакытында Космонавт, Мишанин, Перчков урамнарындагы мәйданчыкларга да сугылдык. Әмма яңгыр ява башлагач, калганнарына бара алмадык. Балалар иҗат йортында безгә һәрбер мәйданчыкта да көн саен шулай балалар белән эшләүләрен әйттеләр.
Районның башка эре торак пунктларында да балалар мәйданчыклары эшләп килә. Шулай итеп, лагерьга бармый калган балалар да үзләренә вакытлыча булса да шөгыль таба, актив ял итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса