Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә
18-20 сентябрь көннәрендә Питрәч районы медицина учреждениеләрендә гриппка каршы вакцинация оештырыла. Прививка пунктлары сайлаулар узган көннәрдә эшләячәк.
Халыкка уңайлы булсын өчен, заманча һәм куркынычсыз вакциналарның ике төре кулланыла:
- «Флю-М» – хроник авырулы гражданнар өчен;
- «Совигрипп» – халыкның барлык башка категорияләре өчен.
Вакцинация пунктларының эш графигы:
18 сентябрь (җомга):
- 8:00 дән 18:00 гә кадәр – «Питрәч район үзәк хастаханәсе» поликлиникасы һәм Көек авылы табиб амбулаториясе;
- 8:00 дән 16:12 гә кадәр – «Царево» ТК табиб офисы, Шәле, Ленино-Кокушкино, Кощак һәм Пановка табиблык амбулаторияләре;
- 8:00 дән 15:12 гә кадәр – барлык фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАПлар).
19 һәм 20 сентябрь (шимбә һәм якшәмбе):
- 8:00 дән 13:00 гә кадәр – барлык вакцинация пунктлары (поликлиника, барлык амбулаторияләр һәм ФАПлар).