Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Сыналган ысуллар гриппка каршы торырга ярдәм итә

Авырту, хәтта гап-гади салкын тию дә күңелле хәл түгел, аеруча хәзер, дарулар бик кыйммәт булган заманда. Шуңа күрә салкыннар башлануга сезонның киң таралган авырулары – салкын тию һәм гриппка каршы профилактика белән ныклап шөгыльләнергә кирәк. Грипп очрагында иң нәтиҗәле ысулның вакцинация булуы инде күптәннән мәгълүм.

Сүз дә юк, авырту кыркынычын бик гади ысуллар белән дә киметергә була. Моның өчен җәмәгать урыннарында азрак булырга, кулны һәрвакыт сабын белән юып торырга, өйгә кайткач битне дә сабынлап юарга, шулай ук торак һәм эш бүлмәләрен ешрак җилләртергә, даими дымлы җыештыру үткәререп торырга кирәк. Балансланган дөрес туклану да авыртып китүдән сакларга мөмкин, күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш ашау, спорт белән шөгыльләнүнең дә файдасы күп. Әмма кайвакыт андый чаралар гына җитми шул. Аеруча сез яшегез буенча (балалар, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр), һөнәрегез яки уку эшчәнлегегез буенча(медхезмәткәрләр, мәгариф, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре, студентлар, мәктәп укучылары һәм башкалар) риск группасына керсәгез, хроник авыруларыгыз булса. Ничек кенә булмасын, иң яхшысы үзеңне кайгырту.
Бүгенге көндә гриппка каршы бернинди профилактика чаралары да вакцинацияне алыштыра алмый. Шуңа күрә дә безнең районда ел саен сентябрь башыннан ноябрьгә кадәрге чорда барлык теләүчеләргә прививка ясатырга тәкъдим итәләр. Быел да хастаханәләрдә, амбулаторияләрдә, оешма һәм учреждениеләргә чыгып гриппка каршы прививка ясый башладылар инде.
– Вакцинация бушлай ясала һәм ул куркыныч түгел. Прививка ясаганда организмга тере булмаган вируслар кертелә, алар авырту китереп чыгара алмый, әмма иммунитетка гриппның иң киң таралган штаммнарыннан саклагыч антитәнчекләр эшләп чыгарырга булыша, - дип аңлатты Питрәч район үзәк хастаханәсе табиб-терапевты Илнар Галиәхмәтов. - Эпидемия чорында прививка грипп белән авыру куркынычын сизелерлек киметә, ә авыручыларга чирне җиңелрәк үткәрергә һәм зыян килү ихтималын бетерергә ярдәм итә.
Район хакимиятенә прививка ясарга якында урнашкан учреждение хезмәткәрләрен дә чакырдылар. Аларның күбесе прививканы күп вакыт сарыф итмичә һәм эштән аерылмыйча ясату мөмкинлегеннән бик рәхәтләнеп файдалана.
- Прививканы ел саен ясатам һәм мин бик канәгать, - ди питрәчле Алектриона Мелатамеловская. - Бер елны ясатмадым һәм нәтиҗәдә бик нык авырттым, шуңа күрә хәзер вакытында ясатырга тырышам. Иң мөһиме, табиблар киңәшен тоту, шул чагында бар да яхшы булачак.  - Мин дә инде күптәннән грипптан прививка ясатам, без кешеләр белән эшлибез, күп кенә чараларда булабыз, шуңа күрә үзебезнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиешбез, - дип саный Валентина Урысова да.
Бу көнне 30дан артык кеше прививка ясатты. Район медиклары барлыгы 8660 өлкән кешене һәм 4630 баланы прививкага җәлеп итәргә планлаштыра.
- Без вакцинаны ала гына башладык, 900 дозалы беренче партияне инде кулланып бетердек дияргә була, чыннан да, кешеләр үз сәламәтлекләренә сак карый башладылар, шуңа күрә профилактиканың мондый ысулын бик теләп кулланалар, - дип билгеләп үтә район эпидемиологы Наталья Вавилова. - Прививка ясату өчен үзеңнең терапевтыңа яки торак пункттагы амбулаториягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга прививканы, традицион рәвештә, график буенча мәгариф учреждениеләрендә ясаячакбыз.
Чыннан да, вакцинация тарафдарлары елдан-елдан арта.
- Прививканы күптән түгел генә ясата башладым, шулай да, аның нәтиҗәле булуына инандым, өстәвенә, бу бернинди чыгымнар да таләп итми, - ди питрәчле Нурия Камалетдинова. - Хәзер мәктәптә укучы балаларыма да прививка ясатырга рөхсәт бирәм. Сәламәтлек турында, һичшиксез, кайгыртырга кирәк дип саныйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, грипп, вакцинация