Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.
Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау вакытында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак.
«Без кешеләргә гриппка каршы вакцинация узарга тәкъдим итәчәкбез. Бүген әле грипп очраклары сирәк ачыклана, шуңа күрә аңа каршы иммунитет булдырырга тиешбез. Шуны да әйтергә кирәк, быел безнең галимнәр өч валентлы вакцинаның составын тулысынча диярлек үзгәртте, һәм бүген бездә грипп эпидемиясен кисәтү өчен барлык чаралар да бар», – диде министр.
Республиканың ким дигәндә 138 сайлау участогында прививка ясатып булачак һәм бу сан тагын да артачак, дип өстәде Абашев.