Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Башта җиңүләр иде... көтмәгәндә җиңелү

Питрәчкә зур хоккей әйләнеп кайтты - "Питрәч-Арена" боз сараенда Татарстан беренчелеге уеннары үтте. Алар ир-атлар командалары арасында барды. Бу уеннарда районыбыз җыелма командасы да уйнады.

Питрәчлеләр беренче ике уенны чыгып уйнады. Анда Кукмараның җыелма командасын ике ышанычлы җиңү белән отты. Исәп - 9:3. Буа командасын да 18:8 исәбенә җиңеп бардылар.
Үзебездәге бозда ике уен булды. Башта безнекеләргә Зәй командасы килде. Уен бик кызык һәм нәтиҗәле барды. Беренче период кунаклар өстенлеге белән барды. Исәп 5:1 иде. Бары икенче периодта гына питрәчлеләр бозда хуҗаның кем икәнлеген исләренә төшереп, исәпне 7:8 иттеләр. Шулай да Зәй хоккейчылары алда булып чыкты. Өченче период питрәчлеләр һөҗүме белән барды. Алар нинди генә алка кертмәде! Кунаклар да уңышлы һөҗүм оештырды. Шулай да безнекеләр бик авыр һәм мөһим җиңүне яулый алды. Исәп - 13:11 иде. Шул рәвешле, өч турдан соң питрәчлеләр өч җиңү яулады. Бу вакытта 40 алка керттеләр, 22 тапкыр үз көндәшләре кертте. Шулай итеп икенче группада турнир таблицасының беренче урынында калдылар.
Аннары безнекеләргә Апастан лидер команда килде. Күпсанлы уңыш теләүчеләр үз командаларының алкаларны күбрәк кертүен көтте. Питрәчлеләр башта сүлпән уйнады, уен уртасына исәп 0:3 иде. Тиздән безнең уенчылар җавап алкасын кертә алды. Моңа кунаклар шунда ук янә бер алка белән җавап бирде.


Уңыш теләүчеләр Зәй командасы белән уйнагандагы кебек, могҗиза көтте, әмма ул булмый калды. Кунаклар үз капкаларын бик ышанычлы саклады, яхшы уйнады. Нәтиҗәдә, беренче оттыру - 1:7 исәбе. Оттыруларына карамастан, питрәчлеләр лидерлар арасында кала. Чөнки плей-оффта һәр төркемнән дүртәр команда чыга.
Бер әйбер шик тудыра - питрәчлеләрнең алка кертү осталыгы кимемәгәнме? Безнекеләр беренче өч турда бик күп алка керте, ә монда бер генә алка кертү.
Беренче әйләнешнең соңгы уены 21 декабрьдә узачак. Безгә Зеленодол командасы кунакка киләчәк. Икенче әйләнеш уеннары 2014 елның 26 гыйнваренда узачак. Безгә кукмаралылар кунакка киләчәк.
Әлеге уеннар арасында һәвәскәр командалар да Казан беренчелеге уеннарын уйнады. Питрәчнең ир-атлар җыелма командасы үз бозларында чираттагы җиңүне яулады- исәп 5:3. Бу юлы Теләче командасын җиңделәр.
Яшь хоккейчылар да сөендерде. Бу 1999 елгы яшүсмерләр иде. Алар Татарстан беренчелегендә Казанның "Зилант" командасын 7:2 исәбе белән отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса