Чаңгы юлы чакыра!
“Россия чаңгы юлы – 2020” Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары быел 8 февральдә узачак. Питрәчлеләр һәм район кунаклары бу көнне Наратлыктагы стадионда стартка басачак. Массакүләм чаңгы ярышлары районның һәр авыл җирлегендә дә узачак. Бу көнне бөтен Россия буенча йөзләгән мең кеше стартка чыгачак. Бу илебездәге һәм Татарстандагы иң зур массакүләм спорт вакыйгасы. Ул инде 38 нче тапкыр уза.
Катнашучыларны теркәү Наратлыкта 10.00 сәгатьтә башлана, беренче старт - 11.00дә. Беренче булып 1,5 километр дистанциягә 5-8 сыйныфларда укучы кызлар һәм малайлар чыгачак. Шундый ук дистанцияне 9-11 сыйныф кызлары, хатын-кызлар һәм ветераннар да узачак. Егетләр, ир-атлар (2002 елгы һәм олырак) 3 километр дистанциядә ярышачаклар.
Соңгылар булып стартка 11.45 сәгатьтә район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре чыгачак, алар 1,5 километр араны узачаклар. 12.20 сәгатьтә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү планлаштырыла.
Спорт бәйрәме программасында концерт, уеннар һәм конкурслар каралган. Күчмә буфетлар эшләячәк, ә ярышларда катнашучыларны фиништан соң кайнар чәй һәм тәмле коймак көтә.
Синоптиклар бу көнне чын кышкы һава торышы вәгъдә итә. Барлык спорт яратучыларны чаңгы трассаларында кышкы ялга көтеп калабыз!
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа