Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Егетләрнең асыллары – мәйданда

Бер генә Сабан туе да спорт ярышларыннан башка узмый. Нәкъ менә шушы бәйрәм мәйданында иң көчле батырлар, иң тиз җайдаклар һәм иң өлгерләр күпсанлы тамашачы алдында спорт осталыгын күрсәтә. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү һәм пьедесталда югары урыннар алу өчен, спортчылар үзләре әйтмешли, үзеңне формада тотарга кирәк.

Традиция буенча бәйрәм тамашасыннан соң спорт ярышларын башлана. Барлык спорт чараларының иң дә әһәмиятлесе, билгеле, татар-башкорт спорт көрәше. Яшь егетләр, ир-атлар, ветераннар мәйданда төп рольне уйный башлый.
Көрәшне яшь көрәшчеләр башлый. Алар ике яшь төркемендә дүрт үлчәү категориясендә бүленә.
Сабантуйның иң яшь батыры булып Күннән Рамил Ильясов калды (50 килограммга кадәр). Ул финалда Шәледән Фәнил Гыйниятуллинны җиңә. Өченче призер - Пимәрдән Муса Идрисов.
50 килограммнан югары категориядә Казан кунагы Дмитрий Смирнов җиңде. Шәледән Айрат Миңнебаев 2 нче урында, 3 нче урында Күннән Рамил Мифтахов.
60 килограммга кадәр категориядә егетләр арасында 1 нче урынны Пимәрдән Рафил Идрисов яулады. 2 нче урында - Чытыдан Фаяз Гайнетдинов, 3 нче урынны Питрәч егете Андрей Любов алды.
60 килограммнан югары категориядә Шәледән Раил Хасянов батыр калды. 2 нче урында - Күннән Илнар Бикмөхәммәтов, 3 нче урын Чытыдан Серафим Нигъмәтуллин кулында.
Ир-атлар 4 үлчәү категориясендә көч сынашты.
65 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Николай Чернов җиңү яулады, 2 нче урынны Александр Чернов алды (икесе дә "Ак барс" агрофирмасыннан), 3 нче урында "Азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖдан Алмаз Садриев.
75 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә 1 нче урынны "Ак барс" агрофирмасыннан Рамил Юсупов яулады. 2 нче урында "Ак барс-Питрәч" кошчылык комплексыннан Илнур Сәлимов. 3 нче урында "Ак барс" агрофирмасыннан Илнур Идрисов.
85 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә "Ак барс" агрофирмасыннан Петр Храмов җиңде. 2 нче урынны "Рацин-Шәле"дән Рамил Хасянов яулады, 3 нче урында "Марс" ҖЧҖдан Рүзәл Нурмөхәммәтов.
Сабантуйның узган елгы батыры
Фәрхәт Фәйзуллин 85 килограммнан югары үлчәү категориясендә җиңүче калды. 2 нче урында Владимир Медведев (икесе дә "Ак барс" агрофирмасыннан"), 3 нче урында "Рацин-Шәле"дән Марат Сафин.
Аннары келәмгә чын пәхлеваннар чыкты. Алар 100 килограммнан югары үлчәү категориясенә керә. Абсолют үлчәү категориясендә Сабантуйның төп бүләге - традицион тәкә һәм "ВАЗ-2107" автомобиле өчен көч сынаштылар. Финалда дөнья чемпионы һәм Россия һәм Татарстанның күптапкырлар чемпионы Илдар Абасов һәм титуллы көрәшче Рөстәм Гыйниятов көч алышты. Бик киеренке көрәш барды. Тамашачының күңелләре тыныч түгел иде. Ахыр килеп, яшьлек үзенекен итте. Илдар чиста җиңү яулап, Сабантуйның абсолют батыры булып калды һәм тәкә иясе булды.
Ветераннар да читтә калмады. Алар арасыннан Питрәчтән Григорий Алексеев җиңеп чыкты. Ул финалда эчке эшләр бүлегеннән Ислам Сәлимовны җиңде. Тагын бер питрәчле - Петр Афанасьев 3 нче урын алды.
Җилдән җитезләр
Ат чабышлары иң мавыктыргыч тамаша. Күпсанлы тамашачылар шунда ашыга. Беренче ат чабышында җирле яхшыртылган токымнан чаптарлар ярышты. Финиш сызыгын беренче булып "Золина Е.Н." КФХдан Малыш кушаматлы ат (җайдагы Рамил Абдрахманов) үтте. Җиңүчедән "Соя Колай" ҖЧҖдан Чайка кушаматлы атта Миңнур Нуриев 25 секундка гына калышып килде. "Газовик" ҖЧҖдан Гренада аты белән Анастасия Соболева 8 секундка калышып килде.
Икенче чабышта чаптарлар иң кызыклы узыш күрсәтте. Монда бөтен нәрсәне секундлар хәл итте. Киеренке чабышта "Ак барс-питрәч" ҖЧҖдан Гренд Боенда Гөлнара Закирова җиңү яулады. Аңардан 1 секундка гына "Марс"тан Прагиода атында Исмаил Яхин калышып килде. Өченче призер да секундка калышты. Бу "Ак барс-Питрәч" ҖЧҖдан Зефиры белән Раил Гайнуллин иде.
Өченче чабышта катнашучылар 2 секундта финиш сызыгын үтте. Монда беренче булып "Казан" нәсел атлар заводыннан Супер Флайтында Павел Степанкин килде. Аның артыннан бастырып ук Рамис Гайнуллин Тыкбанда килде. Тагын бер секундтан Рамил Хисамов Малькасы белән финишны үтте (икесе дә "Ак барс-Питрәч" ҖЧҖдан).
Тарантаста йөгерүдә "Казан" нәсел атлар заводыннан Флейтада Иван Котегов һәм Сафарида Андрей Галимов җиңде.
Көтеп алган мизгелләр җитә. Стартка җиңүчеләр һәм өч чабу призерлары чыга - 9 җайдак. Финишка кадәр киеренке көрәш бара. Көндәшен бер секундка гына узып, Сабантуйның абсолют батыры булып Гөлнара Закирова кала (Гренд Бой). 2 нче урынны Павел Степанкин (Супер Флайта) һәм 3 нче урынны Рамис Гайнуллин яулады (Тыкбан).
Команда зачетында "Ак барс-Питрәч" ҖЧҖ җайдаклары җиңә. 2 нче урында "Казан" нәсел атлар заводы җайдаклары, 3 нче урында - "Ак барс" кошчылык комплексы җайдаклары.
Башка спорт төрләре
Герне 41 тапкыр күтәреп, Фидаил Мифтахов җиңде. Аңардан бераз калышып, Аркадий Дормидонтов 2 нче урын алды, 3 нче урында - Александр Дормидонтов (38 тапкыр).
Хатын-кызлар арасында Талия Галимбәкова җиңде. 2 нче урында - Нәфисә Гатауллина. Бар да "Ак барс" агрофирмасы" данын яклады.
Армспорт буенча команда зачетында агрофирма янә агрофирма командасы җиңде, 2 нче урында "Ак барс" кошчылык комплексы" командасы, 3 нче урында "Марс" командасы.
АРкан тартуда "Ак барс" кошчылык комплексы командасына тиңнәр булмады. 2 нче урын - шәлеләрдә, 3 нче урында - күннәр.
Кошчылык комплексы командасы волейбол ярышында җиңү яулады. 2 нче урын Күн командасында, 3 нче урында Янсуар командасы.
Командалар парадында "Ак барс" агрофирмасы командасы җиңде, 2 нче урын "Ак барс"та, 3 нче урынны Шәле һәм Чыты командасы бүлеште.
Үзешчән сәнгатьтә янә дә "Ак барс" агрофирмасы командасы җиңде. 2 нче урын - Кощак, 3 нче урын Колай командасына бирелде.
Гомумкоманда зачетында 16 команда катнашты. "Ак барс" агрофирмасы" командасы (җитәкчесе Радик Зиннәтов) ышанычлы җиңү яулады. 2 нче урында "Ак барс" кошчылык комплексы (Илһам Кашапов) һәм 3 нче урында "Марс" ҖЧҖ (Рөстәм Ибенеев).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса