Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Келәмдә һәм боздагы спорт бәйрәмнәре

Питрәчтә зур спорт бәйрәме узды. Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин призларына ике турнир үткәрелде. КДЮСШ спорт залында милли көрәш осталары көч сынашса, "Питрәч-Арена" боз сараенда ирләр хоккей командалары уйнады.

Иң көчлеләр килгән
Спортзал, һәрвакыттагыча, шыгрым тулы. Гаҗәп түгел, бирегә республиканың иң көчле көрәшчеләре килгән. Безнекеләрдән тыш, Теләче, Кама Тамагы, Мамадыш районнары һәм Казанның Мәскәү районы бил алышучылары җыелган. Келәмгә 150 гә якын көрәшче чыкты.
Танылган көрәшчеләр һәм тренерлар да килгән. Алар элегрәк безнең район даны өчен бил алышкан.
Турнирны тантаналы ачу вакытында район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин көрәшчеләребез уңышларын билгеләп үтте. Соңгы елларда безнең ирләр командасы республиканың иң көчле унлыгына кергән. Шәйхулла Насыйбуллин шулай ук барлык спортчыларны һәм уңыш теләп торучыларны яңа сезон ачылу белән котлады, һәммәсенә уңыш теләде.
Үз чиратында спортчылар да район башлыгына игътибар һәм яклавы өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Район кунагы - Татарстан республикасы "Көрәш" татар-башкорт спорт көрәше федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин район башлыгын туган көне белән котлап, спортчыларга уңыш теләде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Равил Гарифулла улы 90 нчы еллар уртасында безнең районда эшләгән һәм көрәшчеләребезне һәм командаларны яхшы белә. Ул ике питрәчлегә Илшат Шәфигуллин белән Рамил Юсуповка көрәш судьялары таныклыклары бирде.
Тагын бер истә калырлык мизгел - район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин муниципаль хезмәткәрләрнең район спартакиадасы җиңүчеләренә һәм призерларына бүләк тапшырды.
Аннары ике келәмдә мавыктыргыч бил алышлар башланды. Турнирны беренче булып яшь көрәшчеләр ачты. Алар 6 үлчәү категориясендә көрәште һәм яхшы күрсәткечләр белән уйнады. Егетләр яшьләрчә үҗәтлек белән уйнады. Билгеле, чиста җиңүләр дә, баллар буенча җиңүләр дә булды. Турнирда җиңүчеләр: Күннән Айнур Бикчәнтәев (46 килограммга кадәр), Рамил Ильясов (52), Чытыдан Фаяз Гайнетдинов (58), Мамадыштан Булат Юсупов (64), Казанның Мәскәү районыннан Дмитрий Смирнов (72), Шәледән Раил Хасянов (72 килограммнан югары).
Команда зачетында төп приз - ярыш кубогын Күннең яшь көрәшчеләре яулап алды (тренерлары Фәнис Миңнуллин, 2 нче урында - Чыты, 3 нче урында район үзәгенең 2 нче мәктәп командасы).
Ирләр арасында да кызыклы һәм киеренке алышлар барды. Алар җанатарларны да бик нык киеренкелектә тотты.
Пьедесталның иң югары баскычына иң көчлеләр күтәрелде. Болар: "Ак барс" кошчылык комплексыннан Денис Бульмаков (60 килограммга кадәр), "Ак барс-Питрәч" ҖЧҖ тән Илнур Сәлимов (70), Валерий Медведев (80), Фәрхәт Фәйзуллин (90 килограммнан югары), Мәскәү районныннан Каюм Хәйдаров (90 килограммга кадәр).
Команда зачетында 1 нче урынны "Ак барс" кошчылык комплексы командасы яулады. 2 нче урында "Ак барс-Питрәч" командасы, 3 нче урында "Рацин-Шәле" командасы. Җиңүче команда кубоктан тыш, традицион бүләк - тәкә дә алды.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин кулыннан истәлекле бүләк, медаль һәм диплом алды.

Питрәчлеләр янә җиңүче

Бу вакытта Боз сараенда хоккейчылар җан-фәрман уйный иде. Район башлыгы призы өчен 3 команда көрәште. Болар: Питрәч җыелма командасы, Киров өлкәсе Нократ аланы шәһәреннән "Электрон" һәм Казаннан "Адмирал" командалары.
Соңгы вакытта республикада да, районыбызда да хоккей яратучылар саны артуын әйтергә кирәк. Безнең хоккейчылар республика күләмендәге ярышларда мөһим җиңүләргә ирешә. Моны хоккей турнирын тантаналы ачу вакытында район башлыгы Шәйхулла Галимуллович та билгеләп үтте. Ул хоккейчыларга матур уен, искиткеч хоккей һәм шәхси тормышларында уңыш теләде.
Әйтергә кирәк, безне кировлылар һәм казанлылар гаҗәпкә калдырды - алар үзләре белән уңыш теләүчеләрне дә ала килгән. Җанатарлары аларга көч биреп торды.
Уен хуҗалар һөҗүме белән башланды. Беренче периодта бер генә алка кертелде, алканы безнең иң яшь уенчы Сабир Янов кертте. Сабир моның белән генә чикләнмәде, тагын бер алка кертеп, исәпне 3:0 га җиткерде. Икенче алканы Денис Казаев кертте, калганнарын - Александр Чамрин һәм Сергей Мошков. Моңа кировлылар бер гол белән генә җавап бирде. Шулай итеп, безнекеләр 5:1 исәбе белән ышанычлы җиңү яулады.
Икенче матчта бозга "Электрон" һәм "Адмирал" чыкты. Киеренке, кызыклы очрашу "Электрон" файдасына 4:3 исәбе белән төгәлләнде.
Соңгы уенда питрәчлеләр һәм "Адмирал" бозга чыкты. Бу алыш бөтен уңыш теләүчене киеренкелектә тотты. Исәпне хуҗалар ачты. Дмитрий Сидоров өлгер булды. Моңа казанлылар 2 гол белән җавап бирде. Период ахырында Денис Казаев исәпне тигезли һәм алка арты алка кертеп кенә торучы кызыклы уен башлана.
Өченче периодта казанлылар алда барды. Исәп: 6:5. Шулай да безнекеләр 7:6 исәбе белән җиңүне кулга төшерә алды. Җиңү алкасын Александр Сорокин кертә. Калган алкалар Александар Чамрин, Юрий Сорокин, Константин Игнатьев һәм Денис Казаев исәбендә. Соңгысы 2 алка кертә.
Командалар акчалата призлар алды. Ә безнең хоккейчыларга җиңүче кубогы тапшыралар. 2 нче урында - "Электрон", 3 нче урында "Адмирал".
Илшат ГаЙСАРОВ
Рәсемнәрдә: Шәйхулла Насыйбуллин, "Ак барс" кошчылык комплексы капитаны Фәнис Шәмсетдиновка кубок тапшыра. Питрәчлеләр һәм "Адмирал" уенчылары.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X