Мини-футбол буенча район чемпионатының чирек финалы тәмамланды
Спорт

Мини-футбол буенча район чемпионатының чирек финалы тәмамланды

Инде беренче сенсация бар

Мини-футбол буенча Питрәч районы чемпионатының чирек финалы тәмамланды. Узган ел чемпионы «Ленино» «Балтика» командасына 0:1 һәм 3:5 исәбе белән ике тапкыр оттырып, үз вәкаләтләрен тапшырды.

«Виктория» һәм «Алгоритм» (Көек) арасындагы беренче уен питрәчлеләргә пенальти сериясендә җиңү китерде — 5:4. Икенче уенда «Виктория» көндәшен 9:2 исәбе белән тар-мар итте.

Питрәч командалары «Ред Булл» һәм «Олимп» арасында да охшаш серия булды. Беренче уенда «кызыл үгезләр» 2:0 исәбе белән җиңде, икенчесендә шулай ук көндәшләрен 12:1 исәбе белән тар-мар итте.

«Илай» (Шәле) һәм «Синара» (Питрәч) командаларына өч уен үткәрергә туры килде. Беренче уенны шәлелеләр 7:2 исәбе белән оттылар. Икенче уенда питрәчлеләр пенальти сериясендә җиңүгә ирештеләр – 3:2. Өченче, хәлиткеч уенда «Илай» 3:2 исәбе белән җиңде һәм ярымфиналга чыкты.

«Виктория» — «Балтика» һәм «Ред Булл» — «Илай» район чемпионы исеме өчен көрәшәчәкләр.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше