Спорт

Мини-футбол буенча район чемпионатының финалистларының берсе билгеле

Икенчесе өченче матч нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Фото: © Илшат Гайсаров
Фото: © Илшат Гайсаров

Авыл яшьләре арасында район чемпионатында ярымфинал кысаларында кабат уеннар узды. 

«Виктория» «Балтика»ны 11:7 һәм 8:2 исәбе белән җиңеп, икенче ел рәттән чемпионат финалына чыкты. 

Икенче парда җиңүче билгеле түгел әле: монда бер-берсенә лаеклы көндәшләр – «Ред Булл» һәм «Илай» уйный. Беренче матчта «кызыл үгезләр» 5:2 исәбе белән җиңү яулады, икенчесендә шәлелеләр 4:2 исәбе белән реванш алды. 

Шулай итеп, икенче финалист өченче матч нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Оттырган команда «Балтика» белән бергә бронза медальләр өчен уйнаячак.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше