Узган ялларда питрәчлеләр кабат читтә уйнадылар
2013 елгы яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелеге уеннары дәвам итә. «Пестрецы-2013» командасы (тренерлары Александр Евграфов һәм Константин Игнатьев) «А» төркемендә уйный, анда 12 команда катнаша. Безнекеләр — барлык катнашучылар арасында бердәнбер авыл командасы.
Узган ялларда питрәчлеләр кабат читтә уйнадылар, чөнки «Питрәч-Арена» боз сарае ремонтта.
Бу юлы безнең егетләр Новочебоксарскида (Чувашия) җирле «Сокол» командасы белән очраштылар һәм ике җиңү яуладылар. Беренче көнне – 3:1 исәбе белән (алкаларны Максим Поляков, Кирилл Пушков һәм Мәсгут Хаҗипов кертте). Икенче көнне исәп – 2:1 булды. Голлар Мәсгут Хаҗипов һәм Даниил Сергеев исәбендә.
Шул рәвешле, дүрт уеннан соң, 6 очко җыеп, питрәчлеләр турнир лидерлары рәтендә бара.
«Пестрецы-2011» командасы (тренерлары Сабир Янов) Әлмәттәге турнирда чыгыш ясады, анда 5 команда катнашты. Безнекеләр «Нефтяник»ны (Лениногорск) 4:1 исәбе белән җиңделәр, «Батыр»га (Габдрахман) – 1:4, «Девон»га (Баулы) – 4:7 һәм «Серебряные волки» командасына (Алабуга) 6:9 исәбе белән оттырдылар. Нәтиҗәдә питрәчлеләр дүртенче урынны алдылар. Төп призны, барлык уеннарда җиңеп, «Батыр» яулады.