Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Пимәрлеләр беренче тапкыр югары баскычта

Районның иң көчле көрәшчеләре КДЮСШ спорт залына җыелды. Алар татар-башкорт спорт көрәше сезонын ачты.

Узган ял көннәрендә монда "Ак Барс-Питрәч" оешмасы призына 2000-2002 елгы яшүсмерләр һәм ир-атлар арасында традицион XI ачык шәхси команда турниры үтте. Әлеге турнир Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган иде.
Бу зур һәм мөһим турнирларның берсе. Гадәттә, анда районыбызның иң көчле көрәшчеләре, шулай ук Казан һәм күрше районнардан килгән спортчылар җыела. Әмма быел ниндидер сәбәпләр аркасында барысы да келәмгә чыкмады. Шуның белән турнир рейтингын югалтты, шулай да катнашучылар яхшы бил алышлары күрсәтте.
Турнирга кунакка танылган тренерлар, көрәшчеләр килгән иде, алар төрле елларда төрле ярышларда район данын яклаган. Сүз уңаеннан, спорт ветераннары 1994 елда республика турнирында безнең команда җиңүен искә алды.
Танылган көрәшчебез Иван Башировка 10 октябрьдә 78 яшь тулды. Аны туган көне белән ихлас котладылар һәм бүләк тапшырдылар. Иван Алексеевич районда үтүче чараларга һәрвакыт чакырулы, бигрәк тә милли көрш буенча турнирларга. Ул яшь көрәшчеләр белән тәҗрибә уртаклаша, келәмдәге бил алышларын игътибар белән күзәтә.
- Безнең районда талантлар бик күп, алар белән күбрәк эшләргә кирәк, алар алдына югары максатлар куярга кирәк, - ди танылган спорт мастеры.
Гомер агымсудай. Хәзер элеккеге көрәшчеләр ярышларга тамашачы буларак йөри.
Беренче булып келәмгә яшүсмерләр чыга. Алар 6 үлчәү категориясендә көрәшә. Турнирның иң яшь җиңүчесе булып Татар Тау Иленнән Салават Идрисов (36 килограммга кадәр) таныла. Ул финалда авылдашы Тәлгать Мостафинны җиңә. 42 килограммга кадәргеләр арасында Казанның Мәскәү районыннан Айдар Хөснетдинов 1 нче урын яулады. Лаештан Алексей Абрамов 50 килограммга кадәргеләр арасында җиңүче булды. 58 килограммга кадәргеләр арасында надеждинодан Вадим Горшенин беренчелеккә чыкты. 66 килограммга кадәргеләр арасында Казаннан Рәсим Салихҗанов иң көчле булып чыкты. 66 килограммнан югары үлчәү категориясендә коррекция мәктәбеннән Артем Меркулов беренчелекне алды.
Команда зачетында 2 нче мәктәпнең яшь көрәшчеләре (тренер Михаил Чернов) төп призга ия булды. 2 нче урында - коррекция мәктәбе, 3 нче урында - Татар Тау Иленең яшь көрәшчеләре. Калган урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 4 - Шәле. 5 - Күн. 6 - Надеждино. 7 - Чыты. 8 - Кибәч. 9 - Керәшен Сәрдәсе.
Ир-атлар арасында турнирда районның биш команда көрәшчеләре катнашты. Алар биш үлчәү категориясендә көч сынашты. 65 килограммга кадәргеләр арасында Казанның Мәскәү районыннан Валерий Власов пьедесталның югары баскычына күтәрелде. 75 килограммга кадәргеләр арасында Күннән өметле көрәшче Рамил Мифтахов җиңүче булды. 85 килограммга кадәргеләр арасында Пимәрдән Данис Тимергалиев һәм 95 килограммга кадәргеләр арасында Пимәрдән Руслан Касыймов җиңде. Авыр үлчәүдәгеләр арасындагы көрәштә тәҗрибәле көрәшче Азат Яруллин беренчелекне алды Ул "Ак Барс" кошчылык комплексы данын яклады.
Турнирның абсолют батыры исеме өчен бил алышта Азат Яруллин һәм Руслан Касыймов очрашты. Киеренке көрәштә Руслан өстенлек алды, аңа төп приз - тәкә тапшырылды.
Команда зачетында турнирда җиңүче булып беренче тапкыр пимәрлеләр калды (тренер Рифкат Идрисов). 2 нче урында "Ак Барс" кошчылык комплексы", 3 нче урында Күн көрәшчеләре, 4 нче урында шәлеләр, 5 нче урында "Ак барс-Питрәч" командасы.
Барлык призерларга төп спонсор - "Ак барс-Питрәч"нең (җитәкчесе Радик Зиннәтов) истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X