Спорт

Питрәч баскетболчылары Татарстан беренчелегенең көмеш призерлары булдылар

Безнең ике уенчыбыз шәхси призлар дә яулады

Аксубайда 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегенең финал уеннары узды. 

Финалга чыккан кызлар арасында «Питрәч» спорт мәктәбе командасы да бар иде (тренерлары – Илгизәр Гыйләҗев һәм Ленар Гайсаров). 

Безнең ике уенчыбыз шәхси призлар дә яулады 

«Юность» командасын безнең кызлар 36:19 исәбе белән җиңде һәм «Мирас»ны (Әлмәт) 51:7 исәбе белән тар-мар итте. 

1 нче спорт мәктәбе командасына (Васильево, Яшел Үзән районы) 43:46 исәбе белән җиңелгәннән соң, безнең баскетболчылар икенче урынны алдылар һәм көмеш медальләр яуладылар. Васильево кызлары чемпион булды. 

Безнең ике уенчыбыз шәхси призлар дә яулады 

Ике уенчыбыз да шәхси призлар яулады: Арина Саркеева – иң яхшы кече форвард, Диләрә Хәйруллина – иң яхшы уенчы дип танылды.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше