Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч районының спорт яңалыклары

Мини-футбол һәм волейбол турында

Футзал. Чемпионатта ике лидер

Авыл яшьләре арасында район чемпионатының икенче туры уеннары узды, алар түбәндәге нәтиҗәләргә китерде: «Фрейндшип» – «Виктория» – 3:3, «Аякс» – «Трудовые Резервы» – 6:4, «Стар» – «Барса» – 4:6, «Лайт» – «Легион» – 4:5, «Милан» – «Спарта» – 4:5, «Феникс» – «Ленино» – 2:3, «Ред Булл» – «Олимп» – 2:2.
Ике турдан соң «Барса» һәм «Легион» алты очко җыйдылар. Алар чемпионатта да алда бара. Гол+пас системасы буенча бомбардирлар арасында беренче урында 9 балл җыйган Владислав Шуплецов (2+7).


Волейбол. Лидер беренче җиңелүгә дучар булды

Волейбол буенча шундый ук турнирда беренче әйләнеш тәмамлана. Сигезенче турда «Богородское» командасы турнирның лидеры - Шәледән «Легион» командасын 2:1 исәбенә отты, бу «Легион»ның февраль аеннан бирле беренче җиңелүе. Шәленең икенче командасы «Юниор» «Олимп»ны (Питрәч) 2:0 исәбенә отты. «Кулаево» шундый ук исәп белән «Янцевары»ны җиңде һәм турның соңгы уенында «Иске Шигали» «Кобяково»ны отты – 2:1.
Җиңелүгә карамастан, «Легион» турнир таблицасын җитәкли. Аларның исәбендә барлыгы 17 очко, «Кулаево»ның – 14, «Янцевары»ның - 12.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше