Тугыз команда өч әйләнешле турнир үткәрде
Волейбол буенча район чемпионатында алдан әзерлек этабы уеннары тәмамланды. Тугыз команда өч әйләнешле турнир үткәрде, аның нәтиҗәләре буенча алты команда билгеләнде, алар плей-офф серияләрендә чемпион исеме һәм 2023-2024 елгы сезонның призлы урыннары өчен уйнаячак.
Соңгы уеннар түбәндәге нәтиҗәләрне китерде: «Факел» (Күн) – «Старое Шигалеево» – 3:0, «Богородское» – «Кобяково» – 3:2, «Янцевары» - «Юниор» (Шәле) – 3:2.
Өч этаптан соң турнир таблицасы мондый: 1.«Легион» (Шәле) – 57 очко, 2. «Олимп» (Питрәч) – 45, 3. «Кобяково» – 45, 4. «Богородское» – 42, 5. «Янцевары» - 40, 6. «Факел» - 39, 7. «Юниор» - 27, 8. «Старое Шигалеево» - 12. «Кулаево» командасы икенче этаптан соң ярышлардан төште.