Уеннар нәтиҗәләре белән уртаклашабыз

«Пестрецы-2013»: Әлмәттә реванш
Хоккей баталияләренә беренче булып «Пестрецы-2013» командасы кереште (тренерлары Александр Евграфов һәм Константин Игнатьев). Безнең команда Идел буе федераль округы беренчелегендә катнаша.
Беренче уеннарны питрәчлеләр Әлмәттә «Ак Барс-Нефтяник» командасы белән үткәрделәр. Беренче көнне хуҗалар 5:3 исәбе белән җиңү яулады (алкаларны безнекеләрдән Айзат Сәйфуллин, Ролан Беляков һәм Аскар Латыйпов кертте). Икенче көнне безнең егетләр 6:2 исәбе белән җиңеп, реванш алдылар (Максим Поляков — өч, Мәсгут Хаҗипов — ике, Наил Мифтахов – бер алка кертте).
«Пестрецы-2013» киләсе ялларда Новочебоксарскида «Сокол» командасы белән уйнаячак.
«Пестрецы-2015»: көмеш медаль һәм иң яхшы бомбардир
«Пестрецы-2015» командасы Мамадышта узган сезон алды турнирында катнашты. Илшат Исхаков тәрбияләнүчеләре «Ягуар»ны (Кукмара) (буллитлар буенча) — 5:4, «Олимпия»ны (Кирово-Чепецк) — 4:0 һәм «Биектау»ны – 4:2 исәбе белән җиңделәр. «Олим»ка — 2:5, «Спутник»ка (Әгерҗе) 5:7 исәбе белән оттырдылар.

Нәтиҗәдә Питрәч хоккейчылары икенче урынны алдылар. Безнең һөҗүмче Инсаф Фазлуллин турнирның иң яхшы бомбардиры булды.
«Пестрецы-2017»: Чистайда дүртенче урын
«Пестрецы-2017» командасы (тренеры Рәис Сәлахиев) Чистайда узган «Кама Куб» турнирында катнашты. Безнең яшь хоккейчылар бары тик бер команданы — «Карыш Тау»ны (Октябрьский, Башкортостан) 11:8 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. «Торнадо»га (Чистай) — 2:6, «Ак Барс — Динамо»га (Казан) — 2:6 һәм «Лидер»га (Ульяновск) — 1:4 исәбе белән оттырдылар. Нәтиҗәдә, безнекеләр дүртенче урынны алды. Беренче урында – «Лидер».