Капкачыларның яхшы уены җиңүгә ирешергә ярдәм итте
Яр Чаллыда ике җиңү
Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында «В» төркемендә «Пестрецы-2015» командасы чираттагы уеннарны үткәрде. Яр Чаллыда Илшат Исхаков тәрбияләнүчеләре җирле «Чаллы» командасы белән уйнадылар. Ике уен да бик киеренке көрәштә узды: хуҗалар ешрак һөҗүм иттеләр, әмма безнең хоккейчылар яхшы сакландылар һәм контратакада уңышлы эш иттеләр.
Беренче көнне питрәчлеләр 3:1 исәбе белән җиңделәр. Безнең командадан алканы ике тапкыр Ранель Сафин һәм бер тапкыр Владимир Пушков кертте.
Икенче көнне дә питрәчлеләр җиңүгә иреште, бу юлы 5:2 исәбе белән. Ранель Сафин янә ике алка кертте, Ранель Миңнувәлиев, Родион Гурьянов һәм Артур Гаптраупов — берәр.
Беренче көнне капкада Азат Хазбулатов, икенче көнне Камил Гатауллин торды.
Безнең команда элеккечә үз төркемендә лидерлар рәтендә.
Сезонның беренче җиңүе
Ярышларга «Пестрецы» ир-атлар командасы да әзерләнә (тренерлары – Виктор Сорокин). Алар яңартылган бозда иптәшләрчә матчта Казаннан КФУ командасын кабул итте.
Беренче периодта командалар сак уйнадылар, күбрәк капканы саклауга игътибар иттеләр. Период уртасында безнең һөҗүмче Данил Воркунов исәпне ачты. Икенче периодта казанлылар исәпне тигезли алды. Әйтергә кирәк, икенче период кунаклар өстенлеге белән узды, ә алканы безнең хоккейчылар кертте — команданың яңа уенчысы Владислав Ятченко аерылып торды.
Өченче периодта питрәчлеләр тагын ике алка керттеләр (Сабир Янов һәм Владислав Ятченко) һәм 4:1 исәбе белән ышанычлы җиңү яуладылар.
Надир Мөгалимовиң – яхшы снайпер
Яшел Үзәндә иң яшь хоккейчылар уйнады. Биредә 2020 елгы малайлар арасында «Татар Кубогы» турниры узды. Призлар өчен алты команда көрәште, алар арасында «Пестрецы-2020» дә бар иде (тренерлары — Константин Игнатьев).
Безнең яшь хоккейчылар «Лидер-1» командасын — 12:1 һәм «Лидер-2» командасын — 16:8 (икесе дә — Ульяновсктан), шулай ук «Сокол» командасын (Новочебоксарск) 15:1 исәбе белән җиңделәр.
Хуҗалар «Ледокол»га — 9:11 һәм «Ягуар»га (Кукмара) 4:10 исәбе белән оттырдылар. Нәтиҗәдә безнекеләр өченче урынны алдылар. Төп приз — «Ягуар»да, икенче урында – хуҗалар.
Безнең һөҗүмче Надир Мөгалимов көндәшләре капкасына 29 алка кертеп, турнирның иң яхшы снайперы булды.